+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
29 Май 2023, 07:44

Яңа тимер юлы яңа мөмкинлекләр ача

"Урал аръягы" инвестиция сабантуенда "Сибай - Новорудное" тимер юлын төзү турында килешү имзаланды.

Яңа тимер юлы яңа мөмкинлекләр ачаЯңа тимер юлы яңа мөмкинлекләр ача
Яңа тимер юлы яңа мөмкинлекләр ача

Проектны гамәлгә ашыру буенча килешүгә республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм "ВЭБ Инфраструктура" акционерлар җәмгыяте кул куйдылар. Тимер юл Урта һәм Төньяк уралның көнчыгыш районнарын Казахстан, Урта Азия, Кытай һәм Кавказ белән туры элемтәне тәэмин итәчәк.

Бүгенгә проектның техник-икътисади нигезләмәсе эшләнгән, аны гамәлгә ашыру тугыз елга исәпләнгән. Инвестицияләрнең гомум күләме, алдан бәяләү буенча, 116 млрд сумнан артып китәчәк. 2035 елга планлаштырылган яңа тимер юл тармагының гомум йөк әйләнеше елына 14 млн тоннага җитәчәк.

Андрей Назаров сүзләренчә, яңа тимер юл тармагы руда яткылыгын үстерү мәсьәләләрен хәл итәчәк һәм йөкләрнең ташырга мөмкинлек бирәчәк.

- Урал тау-металлургия компаниясе җитәкчелеге белән без зур эш башкардык һәм билгеле бер килешүләргә чыктык. Яңа тимер юл Башкортстанның Урал аръягы үсешен үзгәртер дип өметләнәбез, – дип билгеләп үтте Андрей Назаров.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас