+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
1 июнь 2023, 06:30

Форумда катнашучылар «Амкодор»ның сервис үзәге төзелеше белән танышачак

Агымдагы елның июнендә Башкортстанда Русия һәм Белоруссия төбәкләренең X форумы узачак. Форум программасы берничә эшлекле чараны үз эченә алачак, шул исәптән республикада төзелүче «Амкодор» белорус компаниясе объектларында булу.

Форумда катнашучылар «Амкодор»ның сервис үзәге төзелеше белән танышачакФорумда катнашучылар «Амкодор»ның сервис үзәге төзелеше белән танышачак
Форумда катнашучылар «Амкодор»ның сервис үзәге төзелеше белән танышачак

- Башкортстанда "Амкодор" ике проектны гамәлгә ашыра, алар буенча инвестицияләрнең гомум күләме якынча 2,5 млрд сум тәшкил итә. Форум кысаларында, «Уфа» индустриаль паркында ашлык җыюдан соң машиналар һәм җайланмалар җитештерү буенча предприятие эшләтеп җибәреләчәк. Чара барышында шулай ук Уфаның Октябрь районында урнашачак махсус коммуналь, юл, төзелеш техникасына оператив хезмәт күрсәтү өчен югары технологияле җитештерү-сервис үзәге төзелешен карау да планлаштырыла, - дип билгеләп үтте Башкортстанның Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, алда торган чара иң масштаблы форум булачак. Чара барышында пленар утырыш узачак, шулай ук "түгәрәк өстәл"ләр һәм секцияләр оештырылачак, аларда 10 ел эшләү дәверендә нәтиҗәләр ясалачак, Русия һәм Беларусь үсеше перспективалары турында фикер алышачаклар.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас