+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
10 июнь 2023, 09:00

Радий Хәбиров: “Башкортстанның 2029 елга кадәр стратегик үсеше программасын тәкъдим итәчәкбез”

9 июньдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәдә Стратегик инициативалар агентлыгы генеральный директоры Светлана Чупшева катнашлыгында узган яңа Инвестицияләрне яклау һәм бүләкләү программасының төп принциплары турында сөйләде.

Радий Хәбиров: “Башкортстанның 2029 елга кадәр стратегик үсеше программасын тәкъдим итәчәкбез”Радий Хәбиров: “Башкортстанның 2029 елга кадәр стратегик үсеше программасын тәкъдим итәчәкбез”
Радий Хәбиров: “Башкортстанның 2029 елга кадәр стратегик үсеше программасын тәкъдим итәчәкбез”

“Без әле яңа гына революцион инвестицияләрне яклау һәм бүләкләү программасы белән таныштык. Аның төп пунктлары нинди? Сезнең карашыгызча, ул Башкортстан икътисадына капитал салуның артуына ярдәм итәчәкме?” – дип сорадылар.

“Без илдәге макроикътисади хәлне ачык аңларга тиеш. Һәм бүген инвестицияләрнең мөмкин кадәр кимүен фаразлыйбыз. Бу куркынычны киметү өчен, яңа инструментлар эзлибез. Аларның берсе - нәкъ менә яңа инвестицияләрне яклау һәм бүләкләү программасы. Ул әле уйлану стадиясендә булган инвесторларга, үз капиталын кертергә мөмкин булган төбәкне сайлауга адреслана. Минемчә, бу - эшкуарларның шактый зур даирәсе. Һәм безнең программа - аларның шикләрен бетерү ысулы, - диде Радий Хәбиров. - Безнең инвестиция кануннары бүген балансланган. Шул ук вакытта без аңлыйбыз, анда әле бюрократия күп, тиз чишелешләр юк. Шуңа күрә без авырткан нокталарга сугарга булдык - бюрократияне алып атарга, инвесторларга җир участокларын бирү вакытын кыскартырга.

Ассызыклап әйтәм: без бүген фәкать республика идарә командасы эшли торган зуррак программаның бер өлешен генә анонслыйбыз. Ул 2029 елга кадәр төбәкнең икътисади үсеш перспективалары белән бәйле. Бу программаны без агымдагы ел дәвамында тәкъдир итәчәкбез”.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас