+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
15 июнь 2023, 18:04

«Азимут» авиакомпаниясе - авиаэлемтәне үстерү яклы

Бүген Петербург халыкара икътисади форумы кырларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Азимут» авиакомпаниясенең директорлар советы рәисе Павел Удод белән очрашты. Биредә пассажирлар ташу эшенең актуаль мәсьәләләре һәм Уфадан яңа рейслар ачу перспективалары турында фикер алыштылар.

«Азимут» авиакомпаниясе - авиаэлемтәне үстерү яклы«Азимут» авиакомпаниясе - авиаэлемтәне үстерү яклы
«Азимут» авиакомпаниясе - авиаэлемтәне үстерү яклы

Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, компания самолетлары оча торган юнәлешләрнең географиясе Башкортстан халкының ихтыяҗларына җавап бирә. Шул ук вакытта республика билетлар бәясен киметү өчен эчке рейсларда очу бәясенең бер өлешен субсидияли.

«Азимут» компаниясенең директорлар советы рәисе Павел Удод төбәк белән багланышларның нәтиҗәлелеген һәм Башкортстан башкаласыннан яңа маршрутлар ачу ихтыяҗын югары бәяләде.

- Без республика белән хезмәттәшлекне ныгыту, Русиянең башка төбәкләре һәм чит илләр белән турыдан-туры авиаэлемтәне үстерү яклы. Без бу эшкә ярдәм итәргә әзер. Соңгы елларда компания Башкортстан башкаласыннан очу географиясен дә арттыра. Әйтик, бу ел ахырына кадәр Кемерово, Тель-Авив, шулай ук Тбилисига рейслар җибәрергә планлаштырабыз. Бу маршрутлар халыкка кирәк булачак, дип саныйбыз, - дип билгеләде Павел Удод.

Фото: glavarb.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас