+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
15 июнь 2023, 18:05

“Черкизово” төркеме кошчылык фабрикаларын яңарта

Бүген XXVI Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Черкизово” төркеме генеральный директоры Сергей Михайлов белән очрашты. Яклар республика территориясендә кошчылык предприятиеләрен үстерү буенча компаниянең инвестпроектлары буенча фикер алышты.

“Черкизово” төркеме кошчылык фабрикаларын яңарта“Черкизово” төркеме кошчылык фабрикаларын яңарта
“Черкизово” төркеме кошчылык фабрикаларын яңарта

«Черкизово» Чишмә районында «Юбилейная» кошчылык фабрикасын, шулай ук «Уфа» кошчылык фабрикасын яңартуга акча кертергә планлаштыра.

- 1 июльдән Башкортстанда инвестицияләрне яклау һәм дәртләндерү программасы эшли башлаячак. Без дебют юлыннан барырга булдык. Инвесторлар безгә бирергә тиешле документлар исемлеген җитди рәвештә кыскарттылар, шулай ук җир кишәрлекләрен арендага бирү белән бәйле бөтен нәрсәне гадиләштерделәр. Инвесторлар өчен без иң уңай шартлар тудырабыз, – диде Радий Хәбиров.

Сергей Михайлов билгеләп үткәнчә, бу елның июлендә «Черкизово» төркеме «Инвестиция сәясәте»ндә катнашу һәм дәүләт ярдәме чараларын тикшерү өчен проектның презентациясен әзерләячәк.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас