

Башкортстан Хөкүмәте Рремьер-министры Андрей Назаров төбәкнең җитди йөкләмәләр алуын, дәүләт ярдәме күләмнәренең шактый булуын билгеләп үтте.
- Бүген Башкортстанда сәнәгать өлкәсендә планлаштырылган инвестицияләр күләме 250 миллиард сумнан артык булган 44 инвестиция проекты тормышка ашырыла һәм 5 меңгә якын эш урыны булдырылды, - дип аңлатты Министрлар кабинеты башлыгы.
Инвесторлар өстенлекле инвестиция проектына 8,9 миллиард сум кертә, милеккә салым һәм оешмалар табышы буенча ташламалар рәвешендә 1 миллиард сумнан артык акча алачак. Предприятие инвестицияләрне җиһазлар белән тәэмин итүгә һәм төзелеш-монтаж эшләренә җибәрәчәк.
«Газпром нефтехим Салават» - Русиянең әйдәп баручы нефть химиясе комплексларының берсе. Аңа 1948 елда нигез салынган. 150 төрдән артык продукция җитештерә, ул Русиянең барлык федераль округларына һәм якындагы һәм ерак чит илләрнең 30дан артык иленә озатыла.
Фото: pravitelstvorb.ru