

2030 елга пилотсыз авиация системалары базасында илнең иң эре төбәкләрендә фәнни-җитештерү үзәкләренең төбәк челтәрен оештырырга планлаштыралар.
Килешү пилотсыз авиацияне үстерүгә юнәлтелгән уртак проектларны гамәлгә ашыруны күздә тота. Аерым алганда, республикада аккредитацияләнгән пилотсыз авиация комплекслары "Руднево" индустриаль паркының очу-сынау үзәгендә сынаулар уза алачак. Шунда ук очу аппаратлары операторларын да өйрәтәчәкләр.
Фото: glavarb.ru