+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
15 июнь 2023, 17:38

"Red Wings" авиакомпаниясе Башкортстанда очышлар географиясен киңәйтә

Төньяк башкалада Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаровның "Red Wings" авиакомпаниясе генеральный директоры Евгений Солодилин белән очрашуы булды. Яклар "Уфа" халыкара аэропортыннан: Уфа-Минск, Уфа-Астана, Уфа-Тегеран, Уфа-Шанхай, Уфа-Владикавказ очышлар географиясен киңәйтү турында фикер алыштылар.

"Red Wings" авиакомпаниясе Башкортстанда очышлар географиясен киңәйтә"Red Wings" авиакомпаниясе Башкортстанда очышлар географиясен киңәйтә
"Red Wings" авиакомпаниясе Башкортстанда очышлар географиясен киңәйтә

Андрей Назаров диалог барышында ассызыклаганча, Башкортстан өчен дустанә илләр белән багланышлар аеруча мөһим. Алар арасында - Иран Ислам Республикасы, ул бүген Русиянең сәяси һәм икътисади планнарында төп союздашларының берсенә әверелә. Башкортстанның Иран белән икътисади, сәүдә һәм мәдәни элемтәләрен ныгыту максатларында Уфа белән Тегеран арасында туры авиаэлемтәне оештыру мөмкинлеген карарга кирәк. Моннан тыш, килеп туган геосәяси шартларда республика өчен Уфа-Астана, Уфа-Владикавказ кебек юнәлешләр мөһим.

- "Red Wings" авиакомпаниясе белән берлектә Беларусь Транспорт министрлыгы ярдәмендә, агымдагы елның мартында Уфа һәм Минск арасында турыдан-туры даими элемтә ачтылар. Бүгенге көндә 15 рейс башкарылган, 2 меңнән артык пассажир китерелгән. Очышларны үтәү башланганнан бирле уртача йөкләнеш 79 процент тәшкил итте. Алда безне бик мөһим һәм җаваплы чара көтә - федераль дәрәҗәдә 26-28 июньдә Уфада Русия һәм Беларусь төбәкләренең X форумын уздыру турында карар кабул ителде. Әлбәттә, мондый масштаблы чара 2 ил төбәкләре, бизнес һәм оешмалары арасында элемтәләрне сизелерлек киңәйтәчәк. Бу шартларда Минск һәм Уфа арасында транспорт элемтәсе үсеше, икенче даими авиарейс оештыру аерым әһәмияткә ия, - дип аңлатты Андрей Назаров.

Фото: mtdata.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас