+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
15 июнь 2023, 14:40

Яңа килешүгә кул куелды

Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров һәм ВТБ банкы президенты идарә рәисе урынбасары Денис Бортников хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Хөкүмәт белән банк республиканың социаль-икътисади үсешенең өстенлекле бурычлары буенча үзара хезмәттәшлекне арттырырга ниятли.

Яңа килешүгә кул куелдыЯңа килешүгә кул куелды
Яңа килешүгә кул куелды
Якларның хезмәттәшлегенең төп юнәлешләре булып заманча банк технологияләрен һәм инфраструктурасын эшләү һәм кертү, уртак инвестиция программаларын гамәлгә ашыру, сәнәгать комплексының инновацион үсешенә һәм өстенлекле төбәк проектларына ярдәм күрсәтү торачак. Уртак эш клиентларның барлык сегментларына кредит бирү системасын үстерүгә юнәлтеләчәк. Моннан тыш, банк төбәк эшкуарлыгының конкурентлык сәләтен, инвестиция һәм инновацион активлыгын үстерүгә ярдәм итәргә ниятли.

- ВТБ банкы - Русия Икътисади үсеш министрлыгы, Авыл хуҗалыгы министрлыгы һ.б. гамәлгә ашыра торган кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү программаларының күпчелегендә актив катнашучы. Башкортстанда финанслауның ташламалы инструментлары кысаларында урта һәм кече бизнес вәкилләре белән 13 млрд сумлык 355 килешү гамәлдә. Имзаланган килешү бу эшне системалаштыруга һәм уртак башлангычларны киңәйтүгә ярдәм итәр дип ышанам, − дип шәрехләде Андрей Назаров.

Денис Бортников "ВТБ"ның Башкортстан икътисадының төп тармакларына актив ярдәм итүен билгеләп үтте.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас