+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
16 июнь 2023, 13:55

“Республиканың әйдәүче урын тотуы өч факторга бәйле”

16 июньдә Петербург халыкара икътисад форумында Русия төбәкләрендә инвестицион мохит торышының милли рейтингы нәтиҗәләрен тәкъдим итү булды, аны ел саен эшкуарларны сораштыру нигезендә Стратегик башлангычлар агентлыгы (АСИ) формалаштыра.

“Республиканың әйдәүче урын тотуы өч факторга бәйле”“Республиканың әйдәүче урын тотуы өч факторга бәйле”
“Республиканың әйдәүче урын тотуы өч факторга бәйле”
2022 ел нәтиҗәләре буенча Башкортстан, үз күрсәткечен бер урынга яхшыртып, дүртенче урынны алды. Рейтингта беренче ике урынны Мәскәү һәм Татарстан алды, Мәскәү, Түбән Новгород һәм Төмән өлкәләре - өченче урында. Башкортстан беренче тапкыр рейтингта 4нче урында.

- Стратегик башлангычлар агентлыгы рейтингында республиканың әйдәп баручы урын тотуы өч факторга бәйле: төбәкнең икътисади потенциалы, беренче чиратта, инвесторларга ресурсларга ия төбәкләр кызыклы. Икенче фактор - потенциаль инвесторлар өчен шартлар тудыруда идарә командасының сыйфатлы эше. Өченче фактор - республика Башлыгының эре инвесторларны җәлеп итүдә һәм масштаблы инвестиция проектларын гамәлгә ашыруда шәхси тырышлыгы, - дип шәрехләде икътисад фәннәре кандидаты, Русия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты Уфа филиалының финанс һәм кредит кафедрасы доценты Азамат Барлыбаев.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас