+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
18 июнь 2023, 08:00

Эшкуарлар сәгатендә – яңа проектлар

Эшкуарларның Авыр­газы районы ха­кимия­те башлыгы Арслан Шәһә­ретдинов белән “Эшкуарлар сәгате” форматында уздырылган чираттагы очрашуында ике инвестиция проекты һәм җир мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать тикшерелде.

Эшкуарлар сәгатендә – яңа проектларЭшкуарлар сәгатендә – яңа проектлар
Эшкуарлар сәгатендә – яңа проектлар

Шуларның берсе – элекке сөт заводы биләмәсендә сөт эшкәртү цехы ачу. Инвестор җиһазлар алырга, сөт җыеп, сөт ризыклары җитештерә башларга ниятли. Моннан тыш, эшкуар авыл хуҗалыгы техникасы өчен алмаш частьләр сату белән дә шөгыльләнергә тели.
Ролл һәм пицца китерү өлкәсендә уңышлы эшчәнлек алып барган “Sushi Moji” компаниясе вәкилләре гаилә рестораны ачу идеясе белән уртаклашты.
Очрашуда катнашучыларга мәгълүмати-консультацион ярдәм күрсәтелде, финанс ярдәме механизмнары аңлатылды. Әлеге проектлар, аларны тормышка ашыруның һәр этабы район хакимиятенең игътибар үзәгендә булачак.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас