Агымдагы елның июнендә балалы гаиләләрнең банк карталарына илдә 1 гыйнвардан кертелгән һәм башка түләүләрне балаларга алмаштырган яңа бердәм пособие буенча түләүләр киләчәк.
Русия буенча мондый түләүнең уртача күләме якынча 10 мең сум тәшкил итә. Акчаны 16 яшькә кадәр балаларга аз керемле ата-аналар гына алырга мөмкин. Яңа бердәм балалар пособиесенә гаризаны «Дәүләт хезмәтләре» (Госуслуги) порталы аша рәсмиләштерергә мөмкин.
Фото: РИА Новости сайтыннан.