“Башнефть-УНПЗ” предприятиесенең беренче продукция чыгаруына 85 ел тула. Ул “Роснефть” нефть компанияләренең нефть эшкәртү комплексы составына керә. Бүгенге көндә тармакның иң борынгы предприятиеләренең берсе технологик җиһазлану буенча лидерлык позицияләрен биләп тора (заводның Нельсон катлаулылык индексы 14,09 тәшкил итә). Елына 6 миллион тоннадан артык чимал эшкәртү – “Башнефть-УНПЗ”ның куәте әнә шундый. Биредә 40 төргә якын продукция җитештерелә, шул исәптән, автомобиль бензиннары һәм дизель ягулыгы, метил-трет-бутил эфиры, водород, күкерт, коммуналь-көнкүрештә куллану өчен углеводород газлары, пропан-пропилен, бутан-бутилен фракцияләре һәм башкалар. Алардан башка республика һәм илнең заманча сәнәгать үсешен күз алдына китерү авыр. “Башнефть”нең Уфа нефть эшкәртү заводлары төркеме составында эшли, бу синергетик эффект бирә һәм нефть продуктлары җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыра.
АВТ корылмасында Уфа крекинг-заводының беренче товар бензины 1938 елның 20 июнендә алына. Беренче чиратта беренчел эшкәртү, риформинг, термик крекинг, бензинны күкерт кислотасыннан чистарту һәм аны икенчел кудыру корылмалары төзелә. Икенче чиратта “Луммус” корылмалары, газ фракцияләү, битум, икенчел кудыру, полимерлаштыру һәм гидрогенлаштыру корылмалары бар.
Уфа нефть эшкәртү заводы Бөек Ватан сугышы елларында фронтны ягулык белән тәэмин итүдә мөһим роль уйный. Уфа нефть эшкәртү заводы нефть сәнәгате халык комиссариатының иң яхшы предприятиеләренең берсенә әверелә.
Сугыштан соңгы елларда заводта яңа технологик процесслар кертелә, катализаторлар җитештерү җайга салына. СССРда беренче тапкыр югары күкертле нефть эшкәртү үзләштерелә. 70-90нчы елларда техник водород җитештерү, дизель ягулыгын гидрочистарту, висбрекинг, каталитик крекинг комплексы һәм башка берничә корылма файдалануга тапшырыла.
“Башнефть”нең “Роснефть” структурасына керүе Русиянең иң эре нефть-газ компниясенең башка нефть эшкәртү предприятиеләре һәм корпоратив фәнни институтлар белән заводара синергиясен булдыру нәтиҗәсендә заводка алга таба үсеш өчен зур мөмкинлекләр ача. Бу операцион һәм логистик чыгымнарны киметү һәм компаниянең фәнни нигездәге продуктларын һәм эшләнмәләрен кертү хисабына Уфа нефть эшкәртү заводларының эш нәтиҗәлелеген сизелерлек арттырды.
“Завод иң югары сыйфатлы мотор ягулыклары, шулай ук югары октанлы бензиннар өчен компонентлар, элементар күкерт һәм башка продукция чыгара. “Башнефть-УНПЗ” продукциясе ел саен Русиянең иң яхшы 100 товары исемлегенә керә”, – ди “Башнефть-УНПЗ” филиалы директоры Таһир Насыйпов.
Югары технологияле җитештерү, “Роснефть”нең фәнни-проект блогына ярдәм итү, шулай ук Уфа нефть эшкәртү заводының нәтиҗәле өч заводара кооперациясе “Башнефть-УНПЗ”га
“Евро 6” экологик һәм куллану характеристикалары яхшыртылган югары технологияле ягулык – бензин төрләрен җитештерүгә мөмкинлек бирә.
Предприятиенең горурлыгы – каталитик крекинг бензинын гидрочистарту корылмасы. “Уфа нефть эшкәртү комплексын модернизацияләү программасы буенча бу – “Башнефть”нең чираттагы колачлы проекты. Корылманың җитештерүчәнлеге елына – 1,3 миллион тонна. Аны үзләштерү югары экологик класстагы (Евро-5) автомобиль бензинын чыгаруга күчү мөмкинлеге бирде. Бу корылмада модуль тибындагы катализаторларда каталитик ректификация технологиясе кулланыла”, – ди “Башнефть-УНПЗ” филиалы баш инженеры Эдуард Тайхетдинов. Эдуард Наил улы әйтүенчә, Уфа нефть эшкәртү заводы илебездә җитештерелүче, шул ук исәптән, үз предприятиесендә эшләнелүче “РН-Кат” катализаторларын куллана. Бу – югары технологияле продукция, ул үз характеристикасы буенча еш кына импорт аналогларыннан өстен тора.
Завод республика күләмендә дә, ил күләмендә дә – уникаль. Иң төп байлык – аның хезмәткәрләре. Менә бүген дә бәйрәм уңаеннан элекке буын нефть эшкәртүчеләрен хөрмәтләп, ветераннарны завод буйлап экскурсиягә чакырганнар. Күпчелекнең хезмәт юлы шул заводта үткән дияргә мөмкин.
– 1983 елда эшли башладым. Башта машинист булып урнаштым, аннары операторлыкка укып чыктым. 16 елдан артык
“АВТ-6”да өлкән оператор булып эшләдем, – ди 36 елга якын заводта хезмәт салган Валерий Кузнецов.
“Башнефть-УНПЗ” коллективында төрле буын, төрле фәнни һәм инженер мәктәпләре вәкилләре эшли. Алар үзләренең һөнәри осталыгы белән предприятиене дистә еллар дәвамында Русия сәнәгате лидеры исәбендә тота. Тармак ветераннарын һәм “УНПЗ”ның әлеге хезмәткәрләрен заводның туган көне белән котлыйбыз!
Альбина ИРКӘБАЕВА.