+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
24 июнь 2023, 06:00

Һәр русияленең 19500 сум акча алырга хокукы бар

Сез моны белә идегезме?

Дәүләт дәвалау һәм дарулар сатып алуга, ирекле медицина страховкасы килешүе төзүгә, укытуга, ирекле пенсия страховкасы һәм ирекле гомерне страховкалау, физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләренә тотылган акчаның бер өлешен кире кайтара ала. Мәсәлән, бассейнга яки фитнес-клубка абонемент сатып алуга тоиылган акчаны да кайтару хокукы бар.

Ул сез түләгән НДФЛдан кире кайтарыла. Дәвалау, уку һәм башка санап үтелгән хезмәтләр өчен, кыйммәтле дәвалаудан тыш, елына 15 600 сумга кадәр кайтарырга мөмкин. Ягъни 120 мең сумның 13 проценты.

Әмма күптән түгел Дәүләт думасы тарафыннан 2024 ел чыгымнарыннан башлап 19 500 сумга кадәр кайтарырга мөмкин булачак дигән закон кабул ителде. Ягъни 150 мең сумнан 13 процент.

Өч ел эчендә ташлама ясарга мөмкин. Әгәр дә сез бер ел эчендә бөтен ташламаны куллана алмыйсыз икән, калган сумма башка елга күчерелми.

Әгәр дә сез 2022 елда баланы түләүле спорт бүлегенә бирсәгез яки үзегез өчен фитнес сатып алсагыз, бу чаралар өчен салым ташламасы алу мөмкинлеге бар. Ташлама алу өчен рәсми рәвештә эшләргә һәм керем салымнарын түләргә кирәк.

Кайдан рәмсмиләштерергә?

Һәр очрак өчен үз документлар исемлеге каралган, аны Федераль салым хезмәте сайтында табарга мөмкин.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас