Бердәм пособие һәм балаларны карау буенча түләүләрдән тыш, гаиләләр башка федераль дәүләт ярдәме алырга да дәгъва итә ала. Ата-аналарның күбесе бу хакта белми.
Хәзер берничә мисал китерәбез:
1) хәрби хезмәткә чакырылу буенча хәрби хезмәткәрнең гаиләсе (хатыны һәм баласы) - 15 548,7 сум алырга хокуклы;
2) йөкле хатынга бер тапкыр бирелә торган пособие - 36 278,84 сум;
3) 3 яшькә кадәрге балаларга айлык пособие - 15 548,09 сум;
4) инвалид балалары булган гаиләләр айлык компенсация күләме - 10 000 сум;
5) күпбалалы гаиләләр ипотеканы түләү өчен 450 мең сумга кадәр субсидия алырга хокуклы;
6) баланы уллыкка һәм кызлыкка алучылар 175 043 сумга кадәр түләүгә дәгъва итә ала.
Барлык түләүләрне "Дәүләт хезмәтләре" порталында рәсмиләштерергә мөмкин.
Фото: zianzori.ru сайтыннан.