Башкортстан кешеләре 3 миллион сумлык яңа түләү алырга мөмкин
Вәт, шәп! Кемнәргә бирелә?
Башкортстанда 3 миллион сумлык яңа түләүләр турында игълан иттеләр.
Түләүне терапевтлар, педиатрлар һәм гомум практика табиблары алалачак. Бу яңа компенсация түләве, ул 25000 кешедән азрак страховкаланган пациентлары булган дәүләт медицина учреждениеләрендә эшләүче медицина хезмәткәрләренә бирелә.
Ләкин түләүләрне барысы да түгел, ә Русия гражданы булганнар гына алалачак, аның максатчан укыту турында килешү буенча үтәлмәгән йөкләмәләре булмаска тиеш, һәм моңа кадәр компенсация түләүләрен алмаган булуы да мөһим. Компенсация алгач, хезмәткәр медицина учреждениесендә алдагы 5 ел эшләргә тиеш була.
Медицина хезмәткәрләре 3 миллион сум алалачак, 3 ел дәвамында ел саен 1 миллион сум түләнәчәк.
Бу хакта тулырак: https://zianzori.ru/news/ekonomika/2023-02-07/v-bashkirii-ob-yavili-o-novyh-vyplatah-v-3-mln-rubley-3134189