

Башкортстан ягыннан документларны Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров имзалады. Кул кую Русия Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм Белоруссия Республикасы Милли җыелышы Рәисе Наталья Кочанова катнашлыгында узды.
- Башкортстан өчен "Амкодор" холдингы мөһим партнер булып тора, безнең хезмәттәшлек күп проектлар буенча бара. Шулай итеп, «Уфа» индустриаль паркында ашлык җыюдан соң эшкәртү өчен машиналар чыгару заводы төзелеше тәмамлана. Завод базасында фәнни-техник үзәк формалаштырылачак, ул безнең республикага яңа компетенцияләр кертергә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, Уфаның Октябрь районында авыл хуҗалыгы, коммуналь һәм башка техникага хезмәт күрсәтү буенча җитештерү-сервис үзәге төзелә. Шулай ук техника белән тәэмин итү өлкәсендә дә хезмәттәшлегебез үсә, - диде Андрей Назаров.
Әлеге килешүне төзү Башкортстан Республикасы һәм Беларусь Республикасы арасында сәнәгать өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне активлаштыруга ярдәм итәчәк.
Фото: pravitelstvorb.ru