Республикада бюджеттан субсидияләр бирү тәртибенә үзгәрешләр кертеләчәк. Хөкүмәт карары проектын төбәк Авыл хуҗалыгы министрлыгы эшләгән.
Сүз аграрийларга бәрәңге һәм яшелчә җитештерүне арттыруга акча бүлеп бирү турында бара. UfaTime.ru язганча субсидияләр күләме чәчү мәйданына бәйле. Мәсәлән, бәрәңге үстерелә торган гектарлар өчен җитештерүче 15 мең сум акча алалачак. Ачык туфрак яшелчәләре өчен субсидия 17 мең сумга тиң. Моннан тыш, ябык туфракта үстерелгән һәр тонна яшелчә өчен 3 мең сум акча алырга мөмкин.
Документларны федераль законнарга туры китерү өчен субсидияләр бирү тәртибенә үзгәрешләр кертелә.
Фото: "Башинформ" агентлыгы