Бүген, 29 июньдә, Уфаның эре предприятиесе территориясендә Кораллы Көчләр хезмәткәрләрен күргәннәр.
"УМПО заводы янында һәр ун метр саен бронежилетлы кешеләр тора. Трамвай урамындагы икенче мәйданчыкны уратып алдылар", — дип хәбәр ителә социаль челтәрләрдә.
Бу хәлгә «Башинформ» агентлыгына берьюлы ике ышанычлы чыганак аңлатма биргән.
"Борчылыр өчен сәбәп юк. Предприятие территориясендә өйрәнүләр үткәрелә", - дип хәбәр итте хокук саклау органнары вәкилләре.
Предприятиенең матбугат хезмәтендә дә булган хәлләргә комментарий бирделәр.
"2023 елның 29 июнендә "ОДК-УМПО" җәмгыяте территориясендә планлы өйрәнүләр узды", - дип аңлаттылар компаниядә.
Фото: "Башинформ" агентлыгы