+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
3 июль 2023, 14:20

Тагы да күбрәк юллар ремонтланачак

Төбәк җитәкчесе башлангычы белән эшли башлаган юлларны ремонтлау республика программасына 12 өстәмә объект кертелгән.

Тагы да күбрәк юллар ремонтланачакТагы да күбрәк юллар ремонтланачак
Тагы да күбрәк юллар ремонтланачак

2023-24 елларда Аскын, Авыргазы, Благовещен, Дәүләкән, Дуван, Кушнаренко, Стәрлебаш, Чакмагыш районнарында, шулай ук Межгорье, Сибай, Туймазы һәм Дүртөйле шәһәрләрендә юл участоклары ремонтланачак. Бу хакта республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов хәбәр итте.

“Проектта техник заказны төзәтүгә бәйле барлыкка килгән экономия исәбенә 2023-25 елларга 829 миллион сумлык өстәмә объектлар кертелде", — дип ассызыклады ведомство җитәкчесе. Быел республикада әлеге программа беренче тапкыр эшли башлады.

Бу башлангычны Радий Хәбиров 2022 ел ахырында, Дәүләт җыелышына еллык Юллама вакытында игълан итте. Юлларның иң проблемалы участокларын тергезүгә ел саен 4 миллиард сум бүлеп бирү турында карар кабул ителде. Исемлек халыкның шикаятьләре нигезендә формалаштырыла.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас