+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
7 июль 2023, 14:45

Премиягә дәгъва итәсезме?

Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк?

15 июльгә кадәр Башкортстанда әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Һәдия Дәүләтшина исемендәге дәүләт премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә.

Төбәк Мәдәният министрлыгы мәгълүматлары буенча, конкурска балалар һәм үсмерләр өчен аерым китап булып басылган, вакытлы матбугатта басылган яки кабул итү вакытына кадәр бер елдан да ким булмаган вакыт эчендә башка ысул белән бастырылган әдәбият һәм сәнгать әсәрләре кертелә.

Премиягә дәүләт хакимияте органнары, урындагы үзидарә органнары, предприятиеләр, учреждениеләр, иҗтимагый берләшмәләр һәм иҗат берлекләре үз эшләрен тәкъдим итә ала.

Документлар Уфа шәһәре, Революцион урамы, 18 адресы буенча Мәдәният министрлыгының комиссия тарафыннан кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 8(347)280-87-75.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас