+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
7 июль 2023, 08:03

Себердә эшләүчеләргә өстәмә түләүләр биреләчәк

Аларны ничек алырга?

Русиядә киләсе елдан Себердә озайлы эш стажы өчен страховка пенсиясенә өстәмәне Социаль фондка гариза һәм документ тапшырмыйча алырга мөмкин булачак.

Бу турыдагы карарга ил Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин кул куйган. Пенсияне исәпләүләр турында Дәүләт хезмәте яки почта аша шундый карар кабул ителгән көннән алып өч көн эчендә хәбәр итәргә тиешләр.

Өстәмәнең күләме эш cтажына карап исәпләнәчәк.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас