Башкортстанда балалы гаиләләргә бердәм пособие бирелә. Быел ул 119 700 гаиләгә түләнә, аларда 234 меңнән артык бала тәрбияләнә. Бу хакта зона семинарында Русия Социаль фондының Башкортстан бүлеге идарәчесе Фәнил Вахитов сөйләде.
Ул бердәм пособиене исәпләү үзенчәлекләрен ачты. Түләү балаларга бирелә торган берничә пособиене үз эченә ала. Бу - беренче һәм өченче яки аннан соңгы 3 яшькә кадәр балаларга пособие; 3 яшьтән 7 яшькә кадәр һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәр балаларга пособие. Әгәр гаиләдә бала туган икән, гаиләгә бердәм пособие бала балигъ булганчыга кадәр, ягъни аңа 17 яшь тулганчыга кадәр түләнәчәк. Ата-аналарга мондый ярдәмнең күләме һәр очракта аерым исәпләнә. Спикер сүзләренчә, бу ай саен 6 меңнән 12 мең сумга кадәр. Пособие күләменә теге яки бу гаиләнең нинди керем алуы тәэсир итә.
Бердәм пособие түләүгә барлык акчалар вакытында һәм тулы күләмдә җибәрелә, гаиләләргә акча күчерү белән тоткарлыклар юк.