+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
10 июль 2023, 06:25

Хезмәт белән яуланган хөрмәт

Күренекле нефтьче – Русия Федерациясенең Ягулык һәм энергетика министрлыгының атказанган хезмәткәре, Башкортстан Республикасының атказанган нефтьчесе, профессор, техник фәннәр докторы Нурфаяз Габдрахманов алты дистә елга якын гомерен яраткан эшенә багышлап, намуслы хезмәт итәргә, эштә югары нәтиҗәләргә ирешергә, дигән үзенең тормыш кагыйдәсен беркайчан да үзгәртмәгән. Бүген дә 15 ел элек үзе оештырган “Туймазынипинефть” оешмасы аның җитәкчелегендә югары уңышларга ирешүен дәвам итә.

Хезмәт белән яуланган хөрмәтХезмәт белән яуланган хөрмәт
Хезмәт белән яуланган хөрмәт
“Нефтьче булам!”

Мәкаләмнең герое 1948 елда Туймазы районының Мулла-Камыш авылында тугыз балалы колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Шәҗәрәсенә игътибар итсәң, указлы муллалар нәселеннән ул. Сугыштан соңгы чор балаларының тормышын күзалларга мөмкин: Нурфаяз да өлкән апа-абыйлары белән кечкенәдән эшкә җигелеп, барлык эшнең асылына төшенеп үсә. Әтисе – Бөек Ватан сугышы ветераны, фронтка кадәр барып җитә алмаса да, хезмәт армиясендә сәламәтлеген дә, көчен дә калдырып кайта. Шуңа мал караучы булып эшләүче әтисенә малайлары төп эшендә дә, хуҗалык буенча да ныклы ярдәмчеләре була. Утын-печән әзерләү, бәрәңге үстерү кебек эшләр, башлыча, малайлар иңнәренә йөкләнә.
Урындагы башлангыч мәктәпне тә­мамлагач, Нурфаязның белемгә омтылышын, сәләтен, кызыксынуын күреп, Хәбибрахман абзый улын Серафимовкадагы урыс мәктәбенә бирә. Кечкенә вакыттан нефть скважиналарын күреп үскән егет шул вакытта ук күңеленең бер поч­магына “Нефтьче булам!” дигән уйны сеңдереп куйган була һәм, мәктәпне тәмамлагач, нефть институтына укырга керү теләге белән яна башлый. Ләкин гади колхозчы гаиләсендә үскән егетнең финанс мөм­кинлеге булмау сәбәпле, аңа бу уйны кичектереп торырга туры килә һәм ул Туймазы медицина пыяласы заводына эшкә урнаша.

Гади эшчедән Директорлар советы рәисенә кадәр

Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, эш эзләп Октябрьский шәһәренә килә. Әлбәттә, белгечлеге булмагач, урнашу авыр була. Ләкин армиядә алган чыныгу, балачактан күңеленә салынган эшсөярлек, тырышлык орлыклары, кыюлыгы үз җимешен бирә – хезмәт юлын “Октябрьскнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсендә дәвам итә. Берьюлы балачак хыялын тормышка ашыра – Уфа нефть институтының Октябрьский филиалында югары белем ала. Көннәре эштә үтсә, кичләрен егет 6 ел дәвамында “Нефть һәм газ сәнәгатендә машиналар һәм җиһазлар” белгечлеген үзләштерә.
Кулына диплом алгач, күрше Татарстандагы “Җәлилнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсендә эшләп, тәҗрибә туплый, соңыннан янә туган төягенә кайтып, “Туймазынефть” идарәсенә мастер ярдәмчесе булып күчә.
Нурфаяз Хәбибрахман улының хезмәт биографиясенең шактый өлеше – дүрт дистә елдан артык гомере дә нәкъ шушы оешма белән бәйле. Биредә ул произ­водствоның һәр тармагын үзләштереп, һәр эшне үз куллары аша үткәреп, барлык баскычлар буйлап күтәрелә: оператор, мастер ярдәмчесе, скважиналарны ремонтлау буенча өлкән инженер, скважиналарны капиталь һәм җир астында ремонтлау буенча цех начальнигы урынбасары һәм цех начальнигы вазыйфасына кадәр үрли. 1994 елда Нурфаяз Хәбиб­рахман улы “Туймазынефть” идарәсе аппаратына баш инженер булып күчә, ә ун елдан идарәгә җитәкчелек итә башлый. Бу вазыйфада ул җиде ел хезмәт сала. 2001 елда Нурфаяз Хәбибрахман улы “Башнефть” компаниясенең Директорлар советы рәисе итеп сайлана. Шулай ук Нурфаяз Габдрахманов икенче һәм өченче чакырылыш Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты итеп тә сайлана.

Фән һәм гыйлем

Нурфаязның кечкенәдән белемгә омтылышын сизгән, күргән шул Хәбибрахман абзый һәм улы да аның өметләрен аклый. Төп эшчәнлеге белән беррәттән Нурфаяз Габдрахманов фән белән дә шөгыльләнә. 1998 елда ул – кандидатлык, ә биш елдан докторлык диссертацияләрен яклый. Аның фәнни-җитештерү эшчәнлеге судагы катламнар шартларында нефть чыгару тех­нологияләрен камилләштерү, нефть яткылыкларын эшкәртүнең соңгы ста­диясендә аз дебитлы скважиналар куллану белән бәйле була. Ул штангалы насосларны сынау өчен стендлар, промысел корылмалары комплекты файдаланып, фонтан лифты белән җиһазландырылган скважиналардагы катламнарны юдыру буенча эшләр алып бару технологиясен, реагентларны дозалау чаралары, яткылык зонасына импульслы йогынты ясау технологиясен уйлап таба. Бу технологияләр Туймазы, Дәүләкән, Мостафа һәм башка нефть чыганакларында кулланыла. Нурфаяз Габдрахманов – бүген инде 70тән артык фәнни хезмәт авторы һәм 30 җиһаз-корылма уйлап табучы буларак билгеле галим.

Кискен борылыш

Язмыш бик кызык бит ул. Нурфаяз Хәбибрахман улы да җигелеп эшләп йөргәндә тормышы кискен борылыш алыр дип уйламагандыр. Ләкин нәрсә генә булмасын, барысын да яхшыга юрарга күнеккәнбез. Нурфаяз Хәбибрахман улы белән дә шулайрак килеп чыга. Пенсиягә чыгар алдыннан ул эшсез кала. Гади хезмәткәрдән оешма җитәкчесе дәрәҗә­сенә күтәрелгән һәм күп еллар тормыштагы авырлыкларны җиңеп килгән, каршылыкларга бирешмәгән кеше өчен зур сынау булса да, ул аны лаеклы үтә. Барлык көчен йодрыгына төйнәп, алган белеменә, еллар буена тупланган тәҗрибәсенә нигезләнеп, шулай ук нефть өлкәсе белән бәйле үз предприятиесен ача. Бүген, минемчә, язмышының шундый кискен борылышына ул рәхмәтле генә. Яраткан эшен башкара, җитәкчелек иткән оешмасы халыкка, республикабызга зур файда, инвестицияләр китерә.

Абруйлы остаз

“Туймазынипинефть” оешмасы Ырынбур өлкәсендә һәм Татарстанда эшчәнлек алып бара, анда барлыгы 300дән артык кеше хезмәт сала, шуларның 190ы – урындагы оешма базасында. “Туймазынипинефть”нең төп юнәлеше: скважиналарны ремонтлау буенча сервис хезмәте күрсәтү. Соңгы вакытта базада эретеп-ябыштыру юлы белән тимер конструкцияләр дә ясый башлаганнар. Шулай ук вагон-йортлар, скважиналарны ремонтлауда кирәк булган барлык җиһазларны үзләрендә җитеште­рәләр. Резина плиткалар, төзелеш блоклары чыгару эшләре дә башланып тора.
– Хезмәт хакы яхшы булса да, эш авыр. Бүгенге көндә оешмага мастерлар, бораулаучылар, махсус техникада эшләүче машинистлар, водительләр җитешми. Авырлыкларга карамастан, предприятие үз өстенә алган бурычларны лаеклы үти. Иң мөһиме – заказчылар безнең эштән канәгать, – ди Нурфаяз Хәбибрахман улы.
Хезмәткәрләр югары эш хакы ала, ул төбәктә иң югарылардан, яхшы эш шартлары булдырылган, эшчеләр социаль пакет белән тәэмин ителә. Вахта ысулы белән эшләүчеләрне инструктаж үткәреп, эш урынына кадәр илтеп куялар һәм барып алалар. Базадагы цехларда да эш кайный. Анда йөреп, эшчеләр белән дә аралаштык.
Бераз кырыс күренсә дә, җитәкче шулай булырга тиеш тә инде, Нурфаяз Хәбиб­рахман улы коллективында зур абруй казанган. Таләпчән, гадел, шул ук вакытта үзенең хезмәткәрләре турында аталарча хәстәрлек күрә ул. Ә мондый сыйфат һәр җитәкчегә дә хас түгел.

Иганәчелек – канында
Стандарт булмаган җиһазлар цехында җитештерелгән продукция дә озатуга үз чиратын көтә. Бер өем тимер конструкция мәчет манарасы өчен икән. Аны исә Булгаково авылында төзелүче “Суфия” мәчете өчен җитештергәннәр. Монысы инде ярдәм йөзеннән. Нурфаяз Хәбибрахманов – үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән, һәр нәрсәне күңеле аша үткәрүче җитәкче булудан тыш, ярдәмчел, кешелекле шәхес. Кабинетындагы күпсанлы Рәхмәт хатлары да шул хакта сөйли.
“Туймазанефть” нефть һәм газ чыгару идәрәсенә җитәкчелек иткән чорда да юллар салу, авылларга су һәм электр үткәрүдә, мәчетләрне, зиратларны төзек­ләндерүгә зур ярдәм күрсәтелгән. Депутат буларак, үзенең сайлаучы­ларының наказларын да җиренә җиткереп үтәп килгән. Гомумән, иганәчелек – аның канында. Аны шәхси эшен ачкач та дәвам итә. Бер генә мөрәҗәгатьне дә кире какмый, ярдәм сорап килүчеләр өчен ишеге һәрвакыт ачык. Менә Октябрьский шәһәренең Ветераннар советы да аның канаты астында.
Бүгенге көндә мөһим бурычларның берсе – махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү. “Туймазынипинефть” тә бу эшкә зур өлеш кертә. Хәрбиләргә генераторлар, газ плитәләре һәм башка кирәк-яраклар даими рәвештә озатылып тора. Шул ук вакытта әлеге оешмадан 7 хезмәткәр махсус хәрби операциядә катнаша. Араларында яраланучылар да бар. Оешма җитәкчелеге алар һәм гаиләләре турында даими хәстәрлек күрә.

Күркәм традицияләр дәвам итә

Күпкырлы эшчәнлекне оста һәм уңышлы алып бару өчен яныңда ышаныч­лы терәк булырга тиеш. Бу уңайдан да Нурфаяз Габдрахманов үзен бик бәхетле саный. Дистә еллар гомерен сәламәтлек саклау өлкәсенә багышлаган тормыш иптәше Миңлегөл Хәйретдин кызы белән тату гаилә корып, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Ул да әтисе эзеннән китеп, нефть һәм газ чыгару идарәсендә геолог булып эшли. Кияве Александр Усов – җитәкченең уң кулы, башкаручы директор иңнәренә зур җаваплылык йөкләнгән. Нефтьчеләр династиясен оныклары дәвам итүе белән дә бәхетле картәти. Алар мәктәптән соң укуларын Уфа авиация институтында дәвам иткән.
Төп эшеннән тыш, Нурфаяз Габрах­мановның яраткан мавыгуы да бар – ике дистә елга якын ул умартачылык белән шөгыльләнә. Бал кортларын ул тәү чиратта чактырып дәвалану өчен куллана башлый. Чит кешеләрнең кортларын алганчы, үзем дә үрчетәләм дип, моның белән ныклап мавыгып китә.
Халык телендә: “Эш сөйгән – бәхетен табар”, – дигән әйтем бар. Тиздән 75 яшьлек күркәм юбилеен билгеләүче Нурфаяз Габдрахманов узган юлларына һәм елларына әйләнеп карап: “Гомерем заяга узмаган”, – дип кыю әйтә ала. Үткән юлы – горурланырлык, ә алда тагын да зуррак, югарырак, җаваплырак бурычлар, матур планнар көтә. Уегызда йөрткән барлык уй-ниятләрегез тормышка ашсын, игелекле хезмәтегездә яңа казанышлар һәм уңышлар юлдаш булсын, дип кенә телисе кала.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.



Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас