+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
10 июль 2023, 13:40

Радий Хәбиров Башкортстанның Русия рейтингында югары позициясен шәрехләде

10 июльдә “Иннопром-2023” халыкара сәнәгать күргәзмәсе мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәсендә Русия төбәкләрендә сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге рейтингы нәтиҗәләрен шәрехләде. 2022 ел нәтиҗәләре буенча республика анда өченче урынны алды.

Радий Хәбиров Башкортстанның Русия рейтингында югары позициясен шәрехләдеРадий Хәбиров Башкортстанның Русия рейтингында югары позициясен шәрехләде
Радий Хәбиров Башкортстанның Русия рейтингында югары позициясен шәрехләде

"Бшкортстан, бары тик Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән генә калышып, яңадан сәнәгать сәясәтен тормышка ашыруның нәтиҗәлелеге буенча Русия рейтингында лидерлар рәтенә керде. Бу нәтиҗә нәрсә белән бәйле?" - дип сорадылар.

- Соңгы ике елда Башкортстан сәнәгать сәясәтенең нәтиҗәлелеге рейтингында беренче урында тора. Бу казанышлар нигезендә берничә әйбер ята. Барыннан да элек, бу - безнең сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләренең һәм хезмәт коллективларының нәтиҗәле эше. Ә икенчедән - Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкли торган системалы федераль сәнәгать сәясәте. Бу - сәнәгатькә ярдәм итү өчен зур инструментарий. Өстәвенә, күрелә торган чаралар бик тиз камилләштерелә. Әле күптән түгел генә алар коронавирус белән көрәшнең актуаль бурычларына туры килде. Ә бүген алар ярдәмендә санкцион басымга каршы торабыз, - диде Радий Хәбиров. - Безнең идарә командасының эшчәнлеге дә зур әһәмияткә ия. Республика Хөкүмәте федераль дәрәҗәдә тәкъдим ителгән барлык ярдәм чараларын гамәлгә ашыра. Ә федераль чараларга өстәмә рәвештә төбәк дәрәҗәсендә ярдәм механизмнарын формалаштырабыз. Мәсәлән, бездә җиңел һәм урман эшкәртү сәнәгатенә ярдәм итү, халык сәнгате кәсепләре продукциясен реабилитацияләү чараларын җитештерү алымнары бар. Болар барысы да билгеле бер уңышларга китерә торган бердәм сәнәгать сәясәтен формалаштыра. Бүген тәкъдим ителгән рейтинг төбәкләр сәнәгатенең гомум торышын объектив чагылдыра. Әйтик, узган ел Башкортстанда ул 3 процентка диярлек үсте. Гәрчә бу гаять катлаулы чор һәм махсус хәрби операция башлану вакыты булса да. Ә 2023 елның беренче биш аенда үсеш тагын 4,8 процент тәшкил итте. Бу инвестицияләр җәлеп итү динамикасында һәм, ахыр чиктә, хезмәт хакларында һәм эш урыннарында чагыла.

"Быел республиканың «Иннопром» күргәзмәсендә катнашуының һәм тулай төбәк сәнәгать сәясәтен камилләштерүнең төп бурычларын нәрсәдә күрәсез?" - дип сорады журналистлар.

- Быел хезмәт ресурслары белән эшләү зур әһәмияткә ия булачак. Аларның база җитешсезлеге бар. Икътисад үсә, компанияләргә югары квалификацияле, яхшы әзерлекле белгечләр кирәк, - диде Радий Хәбиров. - Моннан тыш, безгә предприятиеләр өчен технологик санлы платформа белән җитди эшләргә кирәк. Бу безнең позицияләрне ныгытырга, ә иң мөһиме - предприятиеләрнең алга таба цифрлы трансформациясе мәсьәләсен хәл итәргә ярдәм итәчәк.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас