

Документны Екатеринбургта 10 июльдә старт алган “ИННОПРОМ-2023” Халыкара сәнәгать күргәзмәсе кысаларында имзаладылар.
- “Уфа” индустриаль паркында ашлык җыю өчен машиналар чыгару заводы төзелеше тәмамланды инде, барысы да план буенча бара. Бүген имзаланган килешү инвесторга дәүләт ярдәме чараларын алуга хокук бирә. Өстенлекле инвестпроектларның республика программасында катнашу салым ташламалары алырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук яңа предприятиегә индустриаль парк резидентына куелган барлык преференцияләр дә бирелә, ә Башкортстанның сәнәгать үсеше фонды проектны гамәлгә ашыруга ташламалы займ алуда ярдәм күрсәтәчәк, - дип сөйләде Башкортстан Премьер-министры урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.
Фото: pravitelstvorb.ru