+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
14 Июля 2023, 16:55

Башкортстан һәм «Сириус»ны ныклы дуслык элемтәләре бәйли!

Бүген Сочида «Сириус» кампусы һәм республиканың Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең (НОЦ) студентлар кампусы белән идарә итү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмәдә киләчәк хезмәттәшлек турында фикер алышты. Бу хакта Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдәге рәсми битендә хәбәр итә.

Башкортстан һәм «Сириус»ны ныклы дуслык элемтәләре бәйли!Башкортстан һәм «Сириус»ны ныклы дуслык элемтәләре бәйли!
Башкортстан һәм «Сириус»ны ныклы дуслык элемтәләре бәйли!

«Талант һәм уңыш» фонды җитәкчесе Елена Шмелева белән очрашу нәтиҗәләре буенча Уфа кампусы һәм «Сириус»ның уртак эше турында килешү имзаланды. Төп юнәлеш - республиканың Евразия фәнни-мәгариф үзәген фәнни-технологик тәэмин итү.

Хезмәттәшлекнең өстенлекле өлкәләре булып санлы җитештерү технологияләре, ясалма интеллект, генетика, биомедицина, экология һәм климат торачак. Уфа кампусында «Сириус» үрнәгендә, фәннән тыш, сәнгать һәм мәдәният кебек өлкәләргә дә зур игътибар биреләчәк. Шулай ук урта һөнәри белем бирүне үстерү өчен яңа чишелешләр табылачак.

Бу җәйдә үк мәктәп укучыларын әзерләү, экологик туризм белән бәйле берничә яңа уртак программа эшли башлаячак, шулай ук студентларны талантлы укучылар белән эшләргә остазлар сыйфатында җәлеп итәчәк.

"Бездә уңай хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар. 2019 елда Башкортстанда «Сириус» моделе буенча эшләүче «Аврора» талантларны үстерү үзәге ачылды. Моннан тыш, узган елдан башлап, «Сириус» базасында «Фән», «Спорт» һәм «Сәнгать» юнәлешләре буенча 120гә якын сәләтле укучы һәм талантлы педагог белем алды. Безнең балалар "Сириус" платформасында Бөтенрусия олимпиадасының мәктәп этабында катнаша. Октябрьдә хезмәттәшлегебезне ныгыту һәм алга таба адымнар ясау өчен «Сириус» делегациясен кунакка көтәбез" - дип яза Андрей Назаров.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас