Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә үз подписчикларына шатлыклы хәбәр җиткерде. Уфа фән һәм технологияләр университеты йөз миллион сум күләмендә грант алачак.
- Безнең вузларны берләштерүнең тагын бер нәтиҗәсе. Уфа фән һәм технологияләр университеты «Авиатөзелеш тармагы өчен кадрлар әзерләү үзәге» кластерын булдыруга Русия Мәгариф министрлыгының 100 миллион сумлык грантын алачак, — дип уртаклашты республика Башлыгы.
Бу акчалар университетка уку корпусларында сигез инновацион мәйданчыкка таратылачак. Авиа тармак өчен заманча җиһазлар белән җиһазландырылган кадрлар әзерләүнең төрле юнәлешләре буенча лабораторияләр эшләячәк.
Фото: "Башкортстан Башлыгы" сайтыннан.