

Очрашуда «Газпром нефтехим Салават»ның яңа идарәчесен - Сергей Кращукны тәкъдим иттеләр. Яклар шулай ук төбәк территориясендә яңа проектларны гамәлгә ашыру һәм арытаба хезмәттәшлек итү перспективалары, «Газпром нефтехим Салават»ның 75 еллыгына әзерлек, Салават шәһәрендә яшәүчеләргә медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын һәм уңайлылыгын арттыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Башкортстан Башлыгы предприятиенең яңа җитәкчесенә уңышлы эш теләде. Сергей Кращук нефть һәм газ эшкәртүнең химик технологиясе өлкәсендә югары белем алган. 1991елдан бөтен хезмәт эшчәнлеге дәвамында нефть-газ секторының төрле предприятиеләрендә эшли.
- «Газпром нефтехим Салават» - безнең сәнәгать флагманнарының берсе. Аның белән югары тармак компетенцияләре булган профессионал идарә итәчәге куанычлы. Үз чиратыбызда, без нәтиҗәле хезмәттәшлеккә һәм уртак эшнең актуаль мәсьәләләре турында даими фикер алышуга әзер, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.
«РусГазДобыча»ның генеральный директоры урынбасары Виктор Будилов Салават предприятиесе эшенең курсын һәм динамикасын саклауга ышаныч белдерде.
Фото: glavarb.ru