

Маршрутның гомум озынлыгы - 70 километрдан артык. Ул шәһәрнең 6 районы территориясе буйлап уза торган 8 участоктан тора. Проектның максаты - Уфаның туристик һәм рекреацион киңлекләрен берләштерү, парк инфраструктурасын үстерүне стимуллаштыру һәм башкала кунаклары, шәһәрдә яшәүчеләрнең актив ял итү зоналарын булдыру.
Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев белдерүенчә, "Уфа муенсасы" төзелешенең барлык этаплары тәмамлангач, монда 420 меңнән артык кеше ял итәчәк һәм актив ял белән шөгыльләнә алачак.
Башкортстан Башлыгы Орджоникидзе районында "Уфа муенсасы" мәйданчыкларының берсендә булды һәм муниципалитет вәкилләре белән территорияне төзекләндерү перспективалары турында сөйләште.
Калинин районында шулай ук "Уфа муенсасы" проекты буенча маршрут планлаштырыла. Муниципалитет башлыгы вазыйфаларын башкаручы Дмитрий Миронов проект турында тулырак сөйләде.
"Уфа муенсасы"ның иң озын участокларының берсе - Башкортстан башкаласының Октябрь районында. Ул 8 километр озынлыктагы 3 сукмакны үз эченә ала. Бөтен юлда гадәти булмаган агач скульптуралар һәм навигацион күрсәткечләр урнаштырдылар, балалар һәм башка төр мәйданчыклар җиһазландырдылар. Территориянең истәлекле урыннарының берсе - 205 яшьлек имән.
Уфаның Киров районында шушы елның сентябрендә "Радуга" шифаханәсе янында 4,2 километр участокта "Уфа муенсасы" маршруты төзекләндереләчәк. Биредә 3,7 гектар территорияне тәртипкә китерәчәкләр. Караидел елгасына кадәр спорт һәм күзәтү мәйданчыкларын төзекләндерәчәкләр. Велоҗәяүлеләр юллары буйлап 200дән артык яктырткыч куела.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча төбәк җитәкчесе "Уфа муенсасы"нда булудан алган тәэссоратлары белән уртаклашты.
- Уфа мэриясе башлангычының әкренләп реаль төсмер ала баруы бик шәп. Шәһәр проектны үз акчасына тормышка ашыра. Миңа "Радуга" шифаханәсе тирәсендәге территория бик ошады, монда искиткеч урман бар. "Уфа муенсасы" проектын без алга таба да дәвам итәчәкбез, – дип йомгаклады Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru