Башкортстанда 50 елдан артык теркәлгән никахта яшәүче парларны бүләкләү өчен түләүләр кертергә мөмкиннәр. Тиешле закон проектын төбәк парламентында ЛДПР фракциясе әзерләгән.
Инициатива ир белән хатынның 50, 60 һәм 70 еллык юбилейларына бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум күләмендә түләүне күздә тота. Түләүләр алу өчен халык гариза бирергә тиеш, мәҗбүри шарт — Башкортстан территориясендә ким дигәндә ун ел яшәү.
Закон проекты нигезендә, гаиләгә башка ярдәм чаралары күрсәтелүгә карамастан, түләү бирелә ала. Акча бирү тәртибен Министрлар Кабинеты билгеләргә тиеш.
Түләүләрне финанслау төбәк казнасыннан тәкъдим ителә, чыгымнарның якынча исәп-хисабы проектта күрсәтелми. Инициатива хупланган очракта, ул 2024 елда үз көченә керә ала.
Фото: "Башинформ" агентлыгы