+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
20 июль 2023, 09:30

«Инвестсәгать»тә нинди яңа проектларны хупладылар?

20 июльдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чираттагы «Инвестсәгать» утырышын уздырды. Анда агросәнәгать комплексында һәм хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә яңа башлангычлар хупланды.

«Инвестсәгать»тә нинди яңа проектларны хупладылар?«Инвестсәгать»тә нинди яңа проектларны хупладылар?
«Инвестсәгать»тә нинди яңа проектларны хупладылар?

«Файбер Нутришн» компаниясе директоры Тимур Гарифуллин Ишембай районында «Алга» махсус икътисади зонасы территориясендә азык җепселләре әзерләү заводын төзү проектын тәкъдим итте. Аны булдыруга 5,4 млрд сум кертергә планлаштыралар. Җитештерү куәте елына 5,6 мең тонна җепсел һәм 1,5 мең тонна пектин матдәләр тәшкил итәчәк. Аларны шикәр чөгендере түбеннән алалар һәм терлекләргә азык әзерләгәндә компонентлар буларак кулланачаклар.

Шулай итеп, предприятие төбәкнең шикәр заводлары продукциясен эшкәртә һәм урындагы терлекчелек хуҗалыкларына азык бирә алачак.

Инвестор Башкортстанның Үсеш корпорациясе ярдәмендә төзелеш мәйданчыгын алган инде. Эшләр 2024 елның җәендә башлана. Заводны эшләтеп җибәргәннән соң, 2026 елда анда 80нән артык кеше эшләячәк.

Ярдәм чаралары сыйфатында инвестор МИЗ резидентларына бирелә торган преференцияләр, шул исәптән салым ташламалары алачак.

Тагын бер авыл хуҗалыгы проекты - Благовещенда терлекчелек өчен премикслар (биологик актив матдәләр) һәм аксымлы-витаминлы минераль комплекслар чыгару заводы төзү. Аның турында «Покровка» агросәнәгать комплексы генеральный директоры Константин Щербинин сөйләде.

- Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү - төбәк агросәнәгать комплексын үстерүнең өстенлекле юнәлеше. Без, һичшиксез, мондый башлангычларга ярдәм итү яклы, - дип билгеләде Радий Хәбиров. - Сезнең проектның алга таба үсеше турында да уйларга тәкъдим итәм.

"Азимут" компаниясе директоры Кирилл Горбунов Уфа янындагы Нагаево авылында юл буе сервис комплексын төзү планнары турында сөйләде. Ул Уфа - Охлебинино юлы буйлап урнашачак һәм автомобиль газ тутыру компрессор станциясен (АГНКС), автомобиль кибетен, парковкасын, автомобильләргә сервис хезмәте күрсәтү пунктын һәм килүчеләр өчен ял итү зонасын үз эченә алачак.

«Нарыстау» туристлык комплексын киңәйтү башлангычы турында проект кураторы Альберт Сәфәров сөйләде. Турбазаны 2019 елда Миякә районында Сергеев буасы ярында төзегәннәр. Аның территориясендә 25 кеше яшәү өчен тирмәләр, мунча комплексы, кафе һәм мангаллар белән беседкалар урнаштырылган.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас