+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
21 июль 2023, 14:43

Башкортстан - алдынгылар исәбендә!

Бүген, 21 июльдә, Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Дәүләт думасының Милләтләр эшләре буенча комитеты рәисе, «Гадел Русия – патриотлар – хакыйкать өчен» партиясе рәисе Геннадий Семигин белән очрашты.

Башкортстан - алдынгылар исәбендә!Башкортстан - алдынгылар исәбендә!
Башкортстан - алдынгылар исәбендә!
Көн тәртибендә - милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләләре, партиянең республика бүлекчәсе эшчәнлеге, республиканың социаль-икътисади үсеше. Радий Хәбиров ассызыклаганча, Башкортстанда төрле милләтләрдән 4 млн кеше яши. Аларның үзара мөнәсәбәтләре аерым төбәк субкультурасын формалаштыра. Милләтара татулыкны саклау - республика хакимиятенең барлык тармаклары эшенең өстенлеге.

Геннадий Семигин билгеләп үткәнчә, катлаулы шартларда төп икътисади күрсәткечләр – тулаем төбәк продукты һәм инвестицияләр күләме – Башкортстанда тотрыклы үсә.

- Без республиканың социаль-икътисади яктан ничек үсеш алуын зур канәгатьлек белән билгеләп үтәбез. Ул берничә күрсәткеч буенча - илнең беренче ун төбәгендә, - диде парламент комитеты рәисе. - Республика белән грамоталы җитәкчелек Башкортстанның алга таба да тормыш дәрәҗәсен күтәрү, барлык өлкәләрне үстерү белән хәрәкәт итәчәгенә бик җитди перспектива бирә.

Радий Хәбиров һәм Геннадий Семигин дәүләт хакимияте һәм партия диалогы институтларын ныгытуда хезмәттәшлекне дәвам итәргә килештеләр.

Фото: Башкортстан Башлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас