+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
21 июль 2023, 14:41

Безнең продукция чит илнекеннән калышмый!

21 июльдә Куергазы районына эш сәфәре барышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Ермолаево авылында «ТехТранс» предприятиесендә булды.

Безнең продукция чит илнекеннән калышмый!Безнең продукция чит илнекеннән калышмый!
Безнең продукция чит илнекеннән калышмый!
Ул металл цистерналар, нефтьне җылыту өчен мичләр һәм каты коммуналь калдыклар өчен төрле типтагы контейнерлар ясауда махсуслашкан.

Радий Хәбиров продукция үрнәкләре белән танышты һәм завод җитәкчелеге белән алга таба үсеш планнары турында фикер алышты. «ТехТранс» җәмгыяте директоры Игорь Ступин хәбәр иткәнчә, предприятиедә 25 кеше эшли. 2022 елның мартыннан импортны алмаштыру кысаларында сәгатенә 80 тонна катнашма җитештерү куәте белән мобиль асфальт-бетон заводлары чыгару буенча яңа линия эшли башлаган.

Проектка 25 млн сумнан артык инвестиция кертелгән һәм тулы цикл җитештерүне оештырганнар. Әзер продукцияне илнең 13 төбәгенә җибәрәләр. Асфальт-бетон заводлары федераль трассалар төзелешендә киң кулланыла. «ТехТранс» предприятиесе инженерлары аларның продукциясе сыйфаты буенча чит ил аналогларыннан калышмый, дип билгеләп үттеләр.

Предприятие җитәкчелеге заводлар җитештерү күләмен елына 10 җайланмага кадәр арттыру мөмкинлеген карый. Моның өчен машина паркын яңартырга кирәк.

- Җитештерүне үстерү өчен җир кишәрлеген сайлап алырга кирәк. "Инвестиция сәгате"ндә бу мәсьәләне тиз арада хәл итәргә тырышачакбыз. Башка стимул чаралары турында да сөйләшик. Бу безнең системалы алым, - диде Радий Хәбиров.

Фото: Башкортстан Башлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас