+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Икътисад
21 Июля 2023, 14:38

"Эшне дәвам итәргә кирәк..."

Бүген, 21 июльдә, Куергазы районына эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Ермолаево авылында Шоттов паркында булды. Аны «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы буенча төзекләндерәләр.

"Эшне дәвам итәргә кирәк...""Эшне дәвам итәргә кирәк..."
"Эшне дәвам итәргә кирәк..."
Җәмәгать территориясен тәртипкә китерү 2021 елда башланган. Монда үзәк юлны асфальтлыйлар, җәяүлеләр һәм велосипед юллары салалар, керү төркемнәрен һәм койманың бер өлешен яңарталар. Шулай ук урналар белән эскәмияләр куелган, парк яктырткычлары һәм видеокүзәтү системасы монтажланган.

Төбәк җитәкчесе яңартылган җәмәгать киңлеген карап чыкты һәм урындагы халык белән аралашты. Алар республика җитәкчелегенә уңайлы урын булдырган өчен рәхмәт белдерде.

- Башланган эшләрне дәвам итәргә, Шоттов паркын комплекслы төзекләндерүне 2025 елда тәмамларга кирәк, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Тулаем алганда, миңа Ермолаево, Куергазы районы бик ошады. Кешеләр монда эшли. Милләтләрнең бик кызыклы бәйләнеше. Муниципалитетка алга таба да уңышлар телим!


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас