+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
31 июль 2023, 10:18

Предприятиеләр сакчыл җитештерү алымнарын нәтиҗәле куллана

Башкортстанда республиканың компетенцияләр үзәге «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектында катнашучы предприятиеләрдә сакчыл җитештерүнең 110 инструкторын сертификатлады.

Предприятиеләр сакчыл җитештерү алымнарын нәтиҗәле кулланаПредприятиеләр сакчыл җитештерү алымнарын нәтиҗәле куллана
Предприятиеләр сакчыл җитештерү алымнарын нәтиҗәле куллана

- Сакчыл җитештерү - предприятие белән идарә итү системасы, ул югалтуларның барлык төрләрен бетерүгә даими омтылуга нигезләнгән. Сакчыл җитештерү буенча инструкторлар - сакчыл җитештерүнең төп инструментларына, тренерлык күнекмәләренә һәм тренинглар үткәрүнең методик әзерлегенә өйрәтелгән хезмәткәрләр арасыннан предприятиеләрнең эчке тренерлары, - дип билгеләп үтте республиканың компетенцияләр үзәге җитәкчесе Виктор Романец.

Эчке тренерлар ярдәмендә предприятие үз ресурсын һәм сакчыл җитештерү коралларын куллану һәм тиражлау буенча эчке экспертиза ала.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас