+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
1 август 2023, 09:57

Ни өчен бензинга хак арта?

Башкортстан Сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министрлыгы бензинга хак артуның сәбәбен аңлатты.

Ни өчен бензинга хак арта?Ни өчен бензинга хак арта?
Ни өчен бензинга хак арта?
1 августта Башкортстанда бензинга бәяләр яңадан күтәрелде. Мәсәлән, «Башнефть» заправкаларында ягулык бәясе маркага бәйле рәвештә 20 һәм 50 тиенгә арткан. Аерым алганда, "АИ-100" маркалы бензинның литры 61,15 сум тора, "АИ-95" - 51,15, "АИ-92" - 47,95 сум. Хәзерге бәяләр компания сайтында китерелә. Автомобиль ягулыгы бәясе шулай ук «Лукойл» заправкаларында да арткан.

Башкортстанның Сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министрлыгында элегрәк «Башинформ» агентлыгына бензинга ваклап сату бәяләренең үзгәрү сәбәбе турында сөйләде. Ведомствода хак артуның сәбәбен әлеге ягулык төренә биржа бәяләренең артуы белән бәйлиләр.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас