+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
2 август 2023, 05:50

Мондый динамика илдә юк!

Башкортстанда алгарышлы үсеш зоналары ничек эшли?

Мондый динамика илдә юк!Мондый динамика илдә юк!
Мондый динамика илдә юк!

Башкортстанда икътисади үсешне тәэмин итү өчен ТОСЭР, МИЗ кебек механизмнар актив кулланыла. ТОСЭР (алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе) – бизнес алып баруның махсус хокукый режимы һәм ташламалы салым шартлары бул­ган икътисади зона. Бизнес алып бару өчен ташламалар күп булган мондый зоналар аз халык яшәгән территорияләргә (бигрәк тә моношәһәрләргә) инвестицияләр җәлеп итү һәм төбәктә икътисадны диверсификацияләү өчен булдырыла.

ТОСЭР резидентларны эш урыннары, төрле хезмәтләр һәм яшәү өчен уңайлырак шартлар белән тәэмин итә. Ташламалар, атап әйткәндә, табышка, мөлкәткә, җиргә, аренда түләве буенча салым ставкаларына, инфраструктура объектларыннан файдалануга кагыла. Мәсәлән, ТОСЭРда хезмәт хакыннан төрле фондларга мәҗбүри күчерелергә тиешле социаль түләүләр түбән. Гомумән, ТОСЭР шәһәрләрнең һәм төбәкләрнең эчке социаль-икътисади үсешенә юнәлтелгән.
Мондый махсус территорияләр булдыру – дөньяда киң таралган практика. Аны “Кытай юлы” дип тә атыйлар: КХРда икътисади һәм техник үсеш зоналары статусы бирелгән провинцияләрнең үсеше күпсанлы чит ил инвестицияләрен җәлеп итте һәм аларны сәүдә һәм экспорт үзәкләре итеп танытты.
Башкортстанда, шулай ук, сәнәгать-җитештерү тибындагы “Алга” МИЗы (махсус икътисади зона) да булдырылды. Бу – махсус юридик статуслы һәм малтабарлар өчен ташламалы салым шартлары булган территория. “Алга” зонасы Ишембай һәм Стәрлетамак районнары чикләрендә урнашкан. Ул “Стәрлетамак–Ишембай–Салават” агломерациясен үстерүгә көчле этәргеч бирәчәк, анда заманча производстволар эшкә кушыла. “Алга” “Махсус икътисади зоналар” акционерлар җәмгыятенең федераль исемлегенә кертелде. Бу, үз чиратында, “Алга” МИЗының сәнәгать-җитештерү инфраструктурасын нәтиҗәле үстерүне тәэмин итә торган чаралар системасын камилләштерү буенча тәкъдим­нәрне эшләүдә һәм гамәлгә ашыруда координация ярдәме алырга мөм­кинлек бирде. Хәзерге вакытта “Алга” МИЗы Русиядә иң динамик үсешкә ирешүче зона буларак танылды.
Хәбәр ителүенчә, февраль­дә Русия икътисади үсеш министры Максим Решетников республикага килде һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хә­биров белән “Уфа” индустриаль паркында булды. Алар анда шушы өстенлекле җи­тештерү паркы резидентлары проектлары белән танышты. Биредә, шулай ук, Русия Хөкүмәте министры һәм Башкортстан Башлыгы республи­каның өстен­лекле террито­рияләрен үстерү буенча киңәшмә үткәрделәр. Фикер алышуларның төп темасы – “Алга” махсус икътисади зонасы территориясен киңәйтү.
Киңәшмә алдыннан Максим Решетников һәм Радий Хәбиров индустриаль парк резидентлары мәйданчыкларында булдылар, шулай ук 2021 елның декабрендә ачылган 20 мең квадрат метр мәйданлы җитештерү комплексы мөмкинлекләре белән таныштылар. Яңа бинада беренче резидент – “Артагро” предприятиесе, ул авыл хуҗалыгы объектларын төзү һәм реконструкцияләү, шулай ук ашлык чистарту җиһазлары җитештерү белән шөгыльләнә. Моннан тыш, комплекс мәйданында җитештерелүче продукция үрнәкләрен Белоруссиянең “АМКОДОР” машина төзелеше холдингы һәм “Россильбер” химия компаниясе тәкъдим иттеләр.
Радий Хәбиров республикада өстенлекле махсус зоналарга ихтыяҗ зур булуын билгеләп үтте. Шуңа бәйле рәвештә “Алга” махсус зонасын киңәйтү таләп ителә.
– Без бу уңайдан теләктәшлек белдерүне сорыйбыз. Безнең махсус икътисади зона илдә иң динамик үсешкә ирешүче санала. Ул – безнең горурлыгыбыз. Бөтен республика белән аны уңышлы итү өстендә эшлибез. Әлбәттә, без аның составына яңа мәйданчыклар кертергә, яңа җитештерү объектлары төзү өчен “Уфа” индустриаль паркы территориясен дә киңәйтергә телибез, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Тагын бер перспектив проект – Башкортстанның төньяк-көнбатышында урнашкан Агыйдел шәһәрен үстерү. Без бу территорияне ничек итеп җанландыру юлларын барладык, аңа үсеш динамикасы бирү өчен төрле вариантлар эзләдек. Әлбәттә, бу территория дә махсус икътисади режим өстенлекләреннән файдаланса, бик яхшы булыр иде.
Максим Решетников билгеләп үткәнчә, кыска вакыт эчендә республика “Алга” зонасының гамәлдәге мәйданчыкларын өчтән ике өлешкә тутырды. Шуңа күрә төбәкнең аны киңәйтүгә заявкасы нигезле. Мондый күрсәткечләргә кайбер махсус икътисади зоналар җиде елдан соң гына ирешә. Шуңа күрә илнең икътисади үсеш министры республиканың махсус икътисади зонаны киңәйтү буенча киләсе этапка дәгъва итүен хуплавын белдерде.
Икътисадны үстерүдә индустриаль һәм технопаркларның да роле зур, алар безнең республикада – 30:12 индустриаль һәм 18 технопарк уңышлы эшли. Русия төбәкләренең сәнәгать сәясәте нәтиҗәлелеге рейтингында Башкортстанның лидерлар рәтендә булуы шул хакта сөйли. Әмма динамикалы үсеш өчен алар ике тапкыр күбрәк кирәк, шуңа күрә яңаларын төзү дәвам итә. Кызганычка каршы, Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы линиясе буенча мондый паркларны финанслауга һәм төзүгә ярдәм программалары хәзер туктатылды, шуңа күрә моны республика акчасына эшләргә туры килә. Бу эшчәнлеккә бизнесны да җәлеп итү мөһим.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Эксперт Урал” эшлекле журналына биргән интервьюда әйткәнчә, җитештерү өчен әзер мәйданчыклар булдыру – төбәкләрнең инвестиция сәясәтенең төп элементларының берсе.
Барлык төзелүче паркларның да төрле белгечлекләре бар. Мәсәлән, технопаркларның берсе Уфа районында белоруслар белән берлектә “АМКОДОР-Агидель” предприятиесе буларак төзелә, анда ашлык эшкәртү өчен җиһазлар җитештерү планлаштырыла. Субсидия күләме – 1,2 миллиард сумнан артык. Шулай ук Туймазы шәһәре территориясендә “Мастер” сәнәгать технопаркын булдыруга финанс ярдәме күрсәтелә. Бу киләчәктә 500 эш урыны булдырырга һәм 1 миллиард сумга якын инвестицияләр җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.
“КамАЗ “ белән берлектә компаниянең Башкортстандагы бүлендек предприятиесе – Туймазы автобетоновозлар заводы базасында заманча сәнәгать технопаркы төзелә. Яраклы инженерлык инфраструктурасы – моңа кадәр файдаланылмыйча буш торган корпусларны ремонтлаганнан соң, биредә бизнес өчен 20 мең квадрат метрдан артык мәйдан барлыкка килә. Технопаркның төп резиденты булып Туймазы автобетоновозлар заводы тора, ул яңа мәйданчыкта прицеп техникасының киң ассортиментын җитештерергә ниятли.
Технопарклар ачылган вакытта аларның төп резидентлары кем булачагы билгеләнү бик мөһим. Компанияләр төзелеш этабында ук алдан гариза бирә.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.

 

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас