+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
4 август 2023, 06:27

“Без Благовещен өчен бик шатланабыз!”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Благовещен районында булды. Тәүдә төбәк җитәкчесе муниципалитет территориясендә иң эре продукция җи­тештерүчеләрнең берсе – “Благовещен ик­мәге” предприятиесе эше белән танышты.

“Без Благовещен өчен бик шатланабыз!”“Без Благовещен өчен бик шатланабыз!”
“Без Благовещен өчен бик шатланабыз!”
2023 елда нигез салынган икмәк заводы кулинар, кондитер һәм икмәк-күмәч эшләнмәләренең киң ассортиментын җитештерә. Аларны 18 фирма сәүдә ноктасына, шул исәптән Уфага һәм күрше районнарга, шулай ук, балалар мәгариф учреждениеләренә озаталар.
Радий Хәбиров компания җитәкчелеге белән аралашты, үсеш планнары турында фикер алышты һәм яңа куәтләргә чыгу өчен белгечләрне җәлеп итү зарурлыгын билгеләде.

Арытаба Радий Хәбиров шәһәрнең үзәк өлешендә Потеха елгасы яры буенда булды. Төбәк җитәкчесе плотинага капиталь ремонт һәм Благовещенның тарихи үзәген төзекләндерү барышы белән танышты, шәһәр хакимияте җитәкчелеге белән социаль инфраструктураны арытаба үстерү перспективалары турында фикер алышты.
Радий Хәбиров “Кванториум Башкортостана – СИБУР” балалар технопаркында да булды.
Мәгариф үзәге югары технологияле җиһазлары булган берничә мәйданчыкны үз эченә ала. Биредә балалар инженерлык прототиплаштыруы, модельләштерү, заманча лазер системаларын өйрәнү белән шөгыльләнә, нефть химиясе һәм гуманитар өлкәләрдәге соңгы эшләнмәләр белән таныша. Республика Башлыгы “Кванториум музее”, “Һөнәрләр шәһәре”, “Хай-Тек Цех” зоналарын карады. Барлыгы бирегә түләүсез нигездә 5-18 яшьтәге 500гә якын бала йөри. Алар белән җиде укытучы шөгыльләнә.
Радий Хәбиров балалар технопаркында тәрбияләнүчеләргә һәм хезмәткәрләргә яңадан-яңа уңышлар юлдаш булуын теләде, шулай ук “ПОЛИЭФ” компаниясе менеджментына (“СИБУР” холдингына керә) проектны хуплаулары өчен рәхмәт белдерде.
Радий Хәбиров, шулай ук, Миңнегали Шәйморатов исемендәге ирекле батальон хәрби хезмәткәре гаиләсе белән очрашты. Башкортстан Башлыгы аларга сугышчы-шәйморатовчыдан сәлам тапшырды.

– Батальон сугышчылары янында булганда мин аңа туганнарының хәлен белергә вәгъдә иттем. Һәм менә мин монда. Сезнең улыгызның һәм ирегезнең хәлләре яхшы, батальонда аны барысы да хөрмәт итә. Мин аңа генерал Шәйморатов медален тапшырдым. Сезнең борчылуларыгызны аңлыйм. Үзем дә безнең егетләр өчен бик борчылам. Шәйморатовчылар 5 ай алгы сызыкта булды. Хәзер аларга бераз ял бирелә, – диде Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы хәрби хезмәткәрнең гаилә әгъзаларын борчыган мәсьәләләр турында кызыксынды һәм республиканың махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнарына, якыннарына кирәкле ярдәм күрсәтергә һәрвакыт әзер булуын ассызыклады.
Арытаба Башкортстан Башлыгы Социалистик урамында урнашкан күпфатирлы сигез йортның ихата территориясендә булды. Аны “Башкортстан ихаталары” республика программасы кысаларында төзекләндерәләр.
Урындагы халык республика җитәкчелегенә йорт ихаталарын яңарткан өчен рәхмәт белдерде. Алар билгеләвенчә, хәзер йортлар янында өлкәннәр һәм балалар өчен уңайлы ял итү урыннары барлыкка килгән. Җәмгысы исә 2019-22 елларда Благовещенда “Башкортстан ихаталары” программасы буенча 12 территория ремонтланган. Аларда 70 миллион сумлык эш башкарылган

– Бу безнең иң яхшы программа. Аның ярдәмендә шәһәрләрдә һәм районнарда уңайлы, хәвефсез ихаталар барлыкка килә, – диде Радий Хәбиров. – Киләсе елга финанслау күләмен тагын да арттырырга тырышачакбыз. Әлегә кадәр без Уфага зур игътибар бирдек – башкаланы юбилейга әзерлибез. Хәзер башка шәһәрләргә һәм районнарга да күбрәк игътибар бирергә тырышачакбыз.

Төбәк җитәкчесе Благовещенда икътисад һәм социаль инфраструктура яхшы темплар белән үсешүен дә ассызыклады.
– Биредә бик эшлекле идарә командасы тупланган. Соңгы өч ел эчендә ул шәһәр өчен социаль инфраструктура һәм икътисад ягыннан күп нәрсә эшләде. Без Благовещен өчен бик шатланабыз, – диде Радий Хәбиров. – Дөрес хәл итәсе мәсьәләләр дә бар. Физкультура-сәламәтләндерү комплексын төзеп бетерергә кирәк, балалар бакчаларына ихтыяҗ бар. Боларның барысын да этаплап эшләячәкбез.

Шул ук көнне Благовещен районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров OZON логистик комплексы төзелешенә беренче таш салу тантанасында катнашты. Төбәк җитәкчесе инвесторларга хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде һәм төзелеш эшләрен уңышлы тәмамлауларын теләде.
– Интернет-сәүдә елдан-ел үз өлешен арттыра бара. Һәм “Ромекс Групп” компаниясенең безне сайлавын һәм республикага инвестицияләр салуын һәрьяклап хуплыйбыз. Инвестицияләр күләме дә бик җитди. Яңа логистик комплекс OZON өчен эшләячәк, – диде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров, “Ромекс” компанияләр төркеме президенты Алексей Прокопенко һәм OZONның идарә директоры урынбасары Владимир Гончаревич беренче ташка логистик үзәк төзелеше башлануы турында истәлекле такта урнаштырдылар.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас