+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
4 август 2023, 11:26

Бюджет инвестицияләре буенча Эксперт советы утырышы узды

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров бюджет инвестицияләре буенча Эксперт советының чираттагы утырышын үткәрде.

Бюджет инвестицияләре буенча Эксперт советы утырышы уздыБюджет инвестицияләре буенча Эксперт советы утырышы узды
Бюджет инвестицияләре буенча Эксперт советы утырышы узды

Андрей Назаров искәрткәнчә, бу елга республика адреслы инвестицион программасының күләме 31,7 млрд сум тәшкил итә.

- Акчалар гомумдәүләт проектлары объектларын өстәмә финанслауга, шулай ук югары уку йортлары арасында студентлар кампусын, республика кардиоүзәгенең хирургия корпусын, Республика балалар онкологиясе һәм гематологиясе үзәген төзүгә, Уфа шәһәре Совет районының 115нче гимназия бинасын реконструкцияләүгә юнәлтелгән, – дип аңлатты Премьер-министр.

Хөкүмәт Рәисе Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгына Төзелеш һәм архитектура министрлыгы белән берлектә «Уфа шәһәре, Николай Дмитриев урамы, 19/1 йорт адресы буенча 23нче мәктәп бинасын реконструкцияләү» объекты буенча заказчыны (дәүләт, муниципаль) билгеләүгә килешенгән проект тәкъдим итәргә кушты.

- 2024 елда республика адреслы инвестиция программасының күләме 30,9 млрд сум тәшкил итә. Шулай итеп, 2023-24 елларга әлеге программа тулысынча расланган, – дип ассызыклады Андрей Назаров.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас