Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Стәрлебаш районында булды. Тәүдә төбәк җитәкчесе “Стәрлебаш торак-коммуналь сервис” предприятиесе эшчәнлеге белән танышты. Предприятие Стәрлебаш һәм Первомайский авылларының социаль объектларын җылылык белән тәэмин итә.
Предприятие директоры Илдус Хәйбуллин 2019 елдан алып өч блоклы-модульле казанлык төзелүен, 16 берәмлек техника һәм төрле җиһазлар сатып алынуын җиткерде.
Башкортстан Башлыгы машина паркын карады һәм эшнең нәтиҗәлелеге белән кызыксынды. Илдус Хәйбуллин белдерүенчә, яңа техника алу һәм юл эшләре күләмен арттыру исәбенә 2020-22 елларда предприятиенең эшчәнлеге табышлы булган.
Радий Хәбиров Урман Кордоны авылында “Орленок” балалар сәламәтләндерү лагеренда булды.
2021 елда биредә реконструкция үткәрелгән – корпуслар, җы-лыту системасы, су башнясы, бассейн ремонтланган, матди-техник база ныгытылган. Модернизация нәтиҗәсендә, хәзер лагерь ел әйләнәсенә эшли. Учреждение директоры Гүзәл Хөсәенова үткән елда биредә 1000нән артык бала, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары ял итүе турында җиткерде.
Радий Хәбиров балалар лагере корпусын, ашханәне карады, сменаларның берсендә ял итүчеләр һәм вожатыйлар белән аралашты, шулай ук, территорияне арытаба үстерү перспективалары турында фикер алышты, биредә “Патриот” паркының тагын бер филиалын булдыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.
Арытаба республика Башлыгы Ибракай авылында ремонт таләп итүче мәдәният йортын карады.
Район хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Әлфия Тайгунова белдерүенчә, 2019-20 елларда бинаның түбәсе яңартыл-ган, тәрәзәләр, җылыту, су тәэминаты һәм су чыгару системалары алмаштырылган.
Объектны файдалануга тапшыру өчен диварларны, электр үткәргечләрен ремонтлау, янгын сигнализациясен һәм авария турында хәбәр итү системасын монтажлау, шулай ук бинаның тышкы йөзен тәртипкә китерергә кирәк.
Стәрлебаш районы хакимияте башлыгы Рөстәм Рахмангулов, авылда 365 кеше яшәве турында белдерде. Торак пунктка заманча клуб һәм башка социаль объектлар кирәк.
Радий Хәбиров ремонт эшләрен быел тәмамларга кушты. Яңартылган бинада, шулай ук, фельдшер-акушерлык пункты һәм китапханә урнаштырылачак.
Стәрлебаш авылында Башкортстан Башлыгы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм үсмерләр өчен реабилитация үзәгенең урындагы филиалы эше белән дә танышты.
27 урынга исәпләнгән учреждение республиканың 9 районы халкына тернәкләндерү, абилитацияләү буенча хезмәтләр күрсәтә, шулай ук дәвалау физкультурасы, физиотерапия дәвалау программаларын гамәлгә ашыра. Монда балалар, шулай ук, психолог, логопед, дефектолог белән шөгыльләнә. Үзәккә барлыгы 263 бала йөри.
Төбәк җитәкчесе пациентлар белән аралашты, шулай ук, бүлмәләрне, дәвалау кабинетларын, кабул итү бүлеген карады һәм учреждениене арытаба үстерү мәсьәләләрен тикшерүдә катнашты. Филиал директоры Рамил Ардуванов хәбәр итүенчә, бу елның 7 ноябренә кадәр үзәк территориясе республика бюджеты акчалары исәбенә төзекләндереләчәк.
– Объектны яңартуга бик җитди килдек. Якын-тирә территорияне төзекләндерүне төгәлләргә, аны тәртипкә китерергә кирәк. Без авылларыбызның тышкы йөзенә һәрвакыт зур игътибар бирәбез. Беренче чиратта, алар чиста һәм халык өчен уңайлы булырга тиеш, – диде Радий Хәби-ров.
Стәрлебаш авылында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә һәлак булган Руслан Абдуллин, Альберт Батыршин, Салават Миңнебаев, Фаил Миңнебаев һәм Илнур Ярмөхәммәтов гаиләләре белән очрашты. Алар барысы да үлгәннән соң, Русия Президенты Владимир Путин указына ярашлы, Батырлык ордены белән бүләкләнде.
Хәрбиләрнең әти-әниләре һәм хатыннары белән аралашканда Радий Хәбиров аларның авыр кайгыларын уртаклашты.
– Республика улларыгызны һәрвакыт истә тотачак, сезнең янда булачак. Ике героебызның мәктәп яшендәге балалары калган. Без аларга ярдәм итәчәкбез, килеп туган мәсьәләләрне хәл итәчәкбез, – диде төбәк җитәкчесе. – Район вәкилләре һәм шәхсән район хакимияте башлыгы килеп туган мәсьәләләрне нәтиҗәле хәл итү өчен сезнең белән даими элемтәдә булырга тиеш. Шулай ук һәлак булган стәрлебашлылар истәлеген мәңгеләштерү буенча чаралар күрергә кирәк.
Республика җитәкчесе хәрбиләрнең әти-әниләренә һәм хатыннарына генерал Шәйморатов орденын тапшырды.
Шул ук көнне Радий Хәбиров Әлшәй, Бәләбәй, Бишбүләк, Ярмәкәй, Миякә һәм Стәрлебаш районнары башлыклары белән чираттагы зона киңәшмәсе үткәрде.
Анда территорияләрнең социаль-икътисади үсешенең актуаль мәсьәләләре тикшерелде. Фикер алышуда министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, район һәм шәһәр хакимиятләре башлыклары катнашты.
Чара алдыннан төбәк җитәкчесе муниципалитет предприятие-ләре һәм эшкуарлары продукциясе күргәзмәсен карады.
Семинардагы чыгышында төбәк җитәкчесе якын киләчәктә урындагы үзидарә органнары алдында торган өстенлекле бурычларны билгеләде. Монда төп өстенлек – төбәк һәм муниципалитетлар икътисадының һәм социаль өлкәсенең тотрыклы үсешен тәэмин итү.
Арытаба семинарда катнашучылар эшче төркемнәргә бүленеп, министрлыклар һәм ведомстволар экспертлары катнашлыгында авыл территорияләрен үстерүнең актуаль темалары буенча фикер алышты.