+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
11 август 2023, 04:35

Табигатьне саклауга – 3,6 миллиард сум

“Башнефть” компаниясе эшчәнлекнең тирә-як мохиткә йогынтысын киметү өстендә җитди эшли.

Табигатьне саклауга – 3,6 миллиард сумТабигатьне саклауга – 3,6 миллиард сум
Табигатьне саклауга – 3,6 миллиард сум
“Башнефть” компаниясе эшчәнлекнең тирә-як мохиткә йогынтысын киметү өстендә җитди эшли.

“Роснефть” структурасына караучы “Башнефть” компаниясе агымдагы елның беренче яртысында табигатьне саклау проектларын гамәлгә ашыруга 3,6 миллиард сумнан артык акча юнәлткән. Бу, узган елдагы сан белән чагыштырганда, 33 процентка күбрәк. Акчалар атмосфера һавасына йөкләнешне киметүгә, җирләрнең уңдырышлылыгын арттыруга, урманнарны тергезүгә һәм балык ресурсларын тулыландыруга юнәлтелгән.


Тирә-як мохитне киләчәк буын өчен саклау – “Роснефть” компаниясенең өстенлекле бурычы. Компания тирә-як мохиткә зарарлы йогынтыны киметү һәм экологик яктан чиста җитештерү өлкәсендә лидерлык позицияләренә ирешү максатында эшли.
“Башнефть” Башкортстанда иярчен нефть газын файдалы куллануны 95,4 процент дәрәҗәсендә тәэмин иткән, шул ук вакытта билгеләнгән норматив 95 процент тәшкил итә.
“Башнефть” компаниясе дәүләт экология экспертизасын узган заманча технологияләрне кулланып, нефть калдыклары туплануын киметү буенча актив эш алып бара. Агымдагы елның беренче яртысында 59 мең тоннадан артык нефть калдыклары эшкәртелгән.
“Башнефть”нең табигатьне саклау эшчәнлегендәге тагын бер мөһим юнәлеш – экосистеманы һәм биологик төрлелекне саклау, табигый ресурсларны тулыландыру. “Башнефть” хезмәткәрләре гаиләләре белән “Хәтер бакчасы” халыкара акциясе һәм “Яшел Башкортстан” республика экологик акциясе барышында 16 гектардан артык мәйданда 25 меңгә якын агач утыртты. Шулардан 12,5 мең төп нарат үсентесе – Кушнаренко һәм Чишмә районнарында, 12,5 мең төп чыршы Иглин һәм Аскын районнарында утыртылган.
“Башнефть”нең экосистеманы һәм биологик төрлелекне саклау, табигый ресурсларны тулыландыру буенча экологик башлангычлары агымдагы елның көзендә дә дәвам итәчәк. Башкортстан һәм Ханты-Манси автономияле округы территорияләрендә 158 гектар мәйданда 560 меңнән артык агач утырту планлаштырыла. Шулай ук, Башкортстан, Ненец автономияле округы сулыкларына 20 меңнән артык кыйммәтле токымлы балык җибәрү каралган.

Альбина ИРКӘБАЕВА.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас