+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
15 август 2023, 09:48

Бензин гына түгел, газ да бар!

Башкортстан Русиядә автомобиль газын тутыру компрессор станцияләре саны буенча икенче урында тора, дип хәбәр итте Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә вице-премьер, республиканың сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев. Соңгы мәгълүматлар буенча, хәзер төбәктә 51 АГНКС исәпләнә, шул исәптән 24 шәхси инвестор.

Бензин гына түгел, газ да бар!Бензин гына түгел, газ да бар!
Бензин гына түгел, газ да бар!

"Муниципаль районнар территориясендә 29 шундый станция урнашкан, шәһәр округлары территориясендә - 22. Куллануның потенциаль күләме буенча кертелгән АГНКСларның иң зурысы - Уфа районының Жуково авылындагы станция. Ул, шулай ук, дәүләт программасы гамәлгә кертелгәннән бирле сафка бастырылган барлык объектлар арасында иң җитештерүчәне булып тора. Аның проект куәте - сәгатенә 2400 кубометр, калганнарыныкы (2020 елдан соң төзелгәннәренеке) 1500дән артмый. Биредә безнең Уфа компрессор заводының компрессорлары урнаштырылган», - дип аңлатты Александр Шельдяев.

Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры билгеләп үткәнчә, хәзер төбәк хакимияте республика территориясендә 20 ноктада АГНКС төзү мөмкинлеген тикшерә.

- Без потенциаль инвесторларга һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзер — участокларны рәсмиләштерүдән алып, газ һәм электр челтәрләренә технологик тоташуга ярдәм итүгә кадәр. Алар төзелеш чыгымнарының бер өлешен каплау өчен субсидияләр рәвешендә дәүләт ярдәменә дәгъва итә ала. 2024 елда без газ ягулыгы салу инфраструктурасын субсидияләү өчен федераль бюджеттан 300 млн сум күләмендә финанслау алуга өметләнәбез, бу янә 10 яңа АГНКС төзелешен хупларга мөмкинлек бирәчәк, — дип билгеләп үтте Шельдяев.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас