

Агымдагы елның апреленнән Башкортстан Республикасында пилотсыз аппаратларны эксплуатацияләүнең эксперименталь хокукый режимы гамәлдә. Дроннар җитештерүне җайга салу һәм аларны коммерцияле куллану шартларын булдыру өчен төбәк күп көч куя: югары технологияле компанияләрне актив җәлеп итә, төбәк фәнни-җитештерү үзәген булдыра, аның кысаларында очышларны мониторинглауның ситуацион үзәге формалаштырылачак. Пилотсыз аппаратларны куллану өчен өстенлекле икътисад тармаклары, дроннар җитештерү буенча ирешелгән нәтиҗәләр турында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров сөйләде.
- Режим хәл итә торган төп бурыч - 30 килограммнан артык авырлыктагы пилотсыз аппаратларны эксплуатацияләү буенча административ киртәләрне бетерү. Бу, үз чиратында, республикада җитештерү һәм инновацион эшчәнлекне стимуллаштырачак, яңа, югары җитештерүчәнле эш урыннары булдыруга китерәчәк һәм логистика, урман һәм авыл хуҗалыгы тармакларында операцион чыгымнарны киметәчәк.
Эксперименталь хокукый режим программасы хокукый экспериментның нәтиҗәлелеге мониторингы үткәрелә торган төп күрсәткечләрне теркәп бара. Мониторинг вәкаләтле орган тарафыннан даими күзәтүләр системасыннан гыйбарәт: квартал саен без Русия Икътисади үсеш министрлыгы адресына программаны гамәлгә ашыру барышы, башкарылган эшләр саны һәм аларның нәтиҗәлелеге турында хисаплар җибәрәбез.
Эксперименталь хокукый режим гамәлдә булу вакыты - өч ел, һәм аның нәтиҗәлелеген комплекслы бәяләгәннән соң ул бөтен илгә таратылачак. Эксперименталь хокукый режим республикага үз локаль фәнни-җитештерү базасын үстерергә һәм бер үк вакытта Башкортстанга башка төбәкләрдән новатор-компанияләрне җәлеп итү мөмкинлеге бирә, - дип сөйләде Андрей Назаров.
Бу хакта тулырак: https://www.kommersant.ru/doc/6148391