+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
17 август 2023, 13:02

Ана капиталын яңача кулланырга мөмкин

Нинди үзгәрешләр кертелгән?

Русия Хөкүмәте ана капиталын өч яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләргә тотыну тәртибен раслады. Үзгәрешләр 2024 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.

Русиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында белдерүләренчә, бу карар гариза бирүченең керемнәрен раслый торган мәгълүмат һәм документлар исемлегенә төгәллек кертәчәк. Бүгенгә керемнәрне исәпкә алу тәртибенә төзәтмәләр кертелгән һәм гариза тутыру формасы тәртипкә китерелгән.

Русия Социаль фонды мәгълүматларны мөстәкыйль рәвештә алачак, шуңа күрә күпчелек очракларда ата-аналардан бернинди өстәмә белешмәләр дә таләп ителмәячәк.

Фото: gosrf.ru/mintrud

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: