+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
19 август 2023, 06:50

Башкортстанда яшәү минимумын арттырмакчылар

Күпмегә?

Башкортстанда яшәү минимумын арттырмакчыларБашкортстанда яшәү минимумын арттырмакчылар
Башкортстанда яшәү минимумын арттырмакчылар
2024 елда Башкортстанда яшәү минимумы арттырылырга мөмкин. Мондый мәгълүмат Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтында бастырылган.

"Башинформ" агентлыгы хәбәр итүенчә, республика хакимияте җан башына яшәү минимумы күләмен 13,5 мең сум, эшкә яраклы халык өчен — 14,7 мең сум, пенсионерлар өчен — 12,4 мең сум, балалар өчен — 13,1 мең сум күләмендә билгеләргә тәкъдим итә.

Хәзерге вакытта эшкә яраклы халык өчен билгеләнгән индекс 13,7 мең сум, балалар өчен — 12,2 мең сум, пенсионерлар өчен 11,9 мең сум тәшкил итә. Шулай итеп, төрле категория гражданнар өчен яшәү минимумы үсеше 4 проценттан 7,3 процентка кадәр булырга мөмкин.

Фото: Башинформ агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас