

Төбәкнең гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры вазыйфасын башкаручы Юрий Мельников хәбәр иткәнчә, Башкортстанда эшсезлек дәрәҗәсе 1991 елдан бирле иң түбән күрсәткечкә кадәр кимегән һәм 2,3 процент тәшкил иткән. Бу Русия буенча уртача күрсәткечтән түбәнрәк (3,2 процент). Агымдагы елның 1 августына рәсми теркәлгән эшсезләр саны 13,8 мең кеше тәшкил итә.
Юрий Мельников аңлатканча, төбәктә халыкны эш белән тәэмин итү өчен өстәмә дәүләт ярдәме чаралары комплексы да гамәлгә ашырыла. Алар арасында - хезмәткәрләрне вакытлыча эшкә урнаштыру, җәмәгать эшләрен оештыру һәм персоналны, шул исәптән оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре персоналын да укыту.
Министр билгеләп үткәнчә, хезмәт базарында эшчеләргә кытлык сизелә. Шуңа бәйле рәвештә, Хезмәт министрлыгы белгечләре төбәк министрлыгы белән берлектә кадрлар ихтыяҗын мониторинглау һәм фаразлау системасын эшләүгә керештеләр. Ул республика эш бирүчеләрен анкеталауны күздә тота.
Башкортстан Башлыгы муниципалитетлар җитәкчелегенә предприятиеләр һәм оешмалар белән сораштыру узу кирәклеге турында мәгълүмат-аңлату эшенә кушылырга кушты.
- Төп мәсьәлә - безгә хезмәт ресурслары җитми. Кайбер производстволарда өстәмә рәвештә 200дән 2000гә кадәр кеше кирәк. Ә яңа мониторинг системасы хәлне аңларга һәм кирәкле чаралар үткәрергә ярдәм итәчәк,
- диде Радий Хәбиров.
Фото: bashinform.ru