

Башкортстан стендында университетлар һәм республиканың Евразия дәрәҗәсендәге фәнни-мәгариф үзәге (НОЦ) партнерларының алдынгы эшләнмәләре тәкъдим ителгән.
Алар арасында:
- алдынгы инженерлык мәктәбе тәҗрибә үрнәкләре;
- биомедицина продуктлары;
- керамик һәм аллогеннан эшләнгән яңа буын биомедицина имплантатлары;
- персональләштерелгән пробиотик штаммнар;
- зооатропоноз авыруларын диагностикалау өчен тест-системалар;
- нефть-газ химиясе юнәлешендәге инновацион эшләнмәләр;
- республика җитештерүчеләренең пилотсыз очу аппаратлары.
"Безнең республика фәнни-технологик үсеш рейтингында 4нче урында тора. Без импортны алмаштыру продуктларын булдыру өстендә эшлибез, фәнгә һәм технологияләр үсешенә күп өлеш кертәбез. Башкаларга күрсәтерлек әйберләребез бар. Хезмәттәшлеккә чакырабыз," - дип яза Максим Забелин.
Фото: Максим Забелинның социаль челтәрләрдәге рәсми битеннән, vk.com/zabelinm