

Бизнесны башлап җибәргәнче Айсылу "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм" гомумдәүләт проекты кысаларында район хакимияте башлыгы тарафыннан үткәрелә торган "Эшкуарлык сәгате"нә язылган.
- Чәчәкләр - шатлык, бәхет һәм сафлык символы. Гәрчә бу һөнәр читтән караганда бик җиңел булып тоелса да, әмма бу - чәчәкләр сату гына түгел, ә тулы бер сәнгать. Бу өлкәдә уңышлы эшләү һәм бизнесны үстерү өчен яхшы белем һәм күнекмәләр: колористика һәм композиция, чәчәкләрне карау һәм үсемлекләрне дөрес сайлау, креативлык, сыйфатлы хезмәт күрсәтү һәм максатлы аудитория белән ничек эшләргә кирәклеген белү мотлак, - дип уртаклаша Айсылу Муллаянова.
«Чәчәкле» бизнес-планны карау барышында инициаторга мәгълүмати һәм методологик ярдәм күрсәтелгән. Нәтиҗәдә, ул социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм программасында катнашучы статусына ия булган, үз эшен ачуга финанс ярдәме алган.
"Айсылу Муллаянова - актив тормыш позициясе булган кеше. Нәкъ менә ул узган елның сентябрендә иң беренчеләрдән булып СВО зонасына мобилизацияләнгән ир-егетләргә гуманитар ярдәм җыюны оештырган. Яшь эшкуарга аның башлангычларында уңышлар, яңа идеяләр һәм илһам теләп калабыз", - дип яза Радий Хәбиров.
Бизнеска ярдәм чаралары турында консультация алу, шулай ук “Эшкуарлык сәгате”нә язылу өчен Тәтешле районының бизнес-шерифы Елена Хәкимҗановага 8-927-323-40-34, 8 (34778) 2-15-07 телефоннары буенча шалтыратыгыз.
Фото: Радий Хәбировның социаль челтәрләрдәге рәсми битеннән