+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
23 август 2023, 18:19

Бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакы артачак

Күпмегә?

Хезмәт һәм социаль яклау һәм Финанс министрлыклары Русия Хөкүмәтенә федераль бюджет учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәт хакы фондларын өстәмә рәвештә 30,7 миллиард сумга арттыруны күздә тоткан боерык проектын кертте. Бу хакта вице-премьер Татьяна Голикова Стратегик үсеш һәм гомумдәүләт проектлары буенча совет утырышында хәбәр итте.

Якын арада бу проектлар Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустинга имзалау өчен тапшырылачак.

Үсеш федераль дәрәҗәдә мәгариф, мәдәният, фән, сәламәтлек саклау өлкәләренә кагыла. "Бу хезмәткә түләү фондының үткән һәм хәтта фаразлана торган чорда үсешен компенсацияләргә мөмкинлек бирәчәк", - диде Татьяна Голикова.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: